16+

Акчага гына корылган спорт гадәти эшкә әйләнә

Югары казанышлар спортын финанслау системасы төрле илдә төрлечә корылган. Шулай да Олимпия чемпионнары һәм призерларына Россиядә каралган дәүләт ярдәменең күләме күпчелек спорт державаларын көнләштерерлек. Спорт системасы тулаем диярлек төбәкләр казнасыннан финансланган Кытай гына бу өлкәдә безгә лаеклы көндәш була ала.

Акчага гына корылган спорт гадәти эшкә әйләнә

Югары казанышлар спортын финанслау системасы төрле илдә төрлечә корылган. Шулай да Олимпия чемпионнары һәм призерларына Россиядә каралган дәүләт ярдәменең күләме күпчелек спорт державаларын көнләштерерлек. Спорт системасы тулаем диярлек төбәкләр казнасыннан финансланган Кытай гына бу өлкәдә безгә лаеклы көндәш була ала.

Сочи Олимпиадасында алтын медаль яулаучы спортчыларыбызга дәүләт казнасыннан дүртәр, көмеш призерларга - 2,5әр, бронза призерларга исә 1,7шәр миллион сум премияләр вәгъдә ителүе турында без язган идек инде. Моннан тыш, безнең геройларны милли спорт федерацияләре, иганәчеләр, төбәк казналары да бүләкләячәк әле.
Чит илләр олимпиячеләрен финанслауда иганәчеләр ярдәме белән медальләр өчен бонуслар үзәк урынны алып тора.
Мәсәлән, Германиядә чаңгычыларга, Сочида җиңә калганда, Спортка ярдәм фондыннан каралган акчалардан тыш, Чаңгы дисциплинасы ассоциациясеннән 25әр мең евро премия вәгъдә итәләр.
Швециягә килгәндә, Милли олимпия комитеты башлыгы Стефан Линдеберг күптән түгел Сочи Олимпиадасы җиңүче һәм призерларына комитеттан бернинди дә премияләр каралмавын җиткерде. Бу әле спортчылар коры энтузиазмда гына ярыша дигән сүз түгел. Мәсәлән, илнең чаңгы федерациясе Сочи алтыны өчен 200 мең крона күләмендә бонус вәгъдә итә.
Төньяк Америкада уңышлы чыгыш ясаган олимпиячеләргә Милли олимпия комитетларыннан премияләр түләнә. Дәүләт бары спорт структуралары һәм меценатлар өчен салым ташламалары булдырып кына булыша. Шунысы игътибарга лаек: биредә Олимпия призерларына, саллы гына спонсорлык контрактлары төзеп, акча эшләү өчен зур мөмкинлек тудырылган. АКШның Милли олимпия комитеты атлетларны потенциаль реклама бирүчеләр белән эшләргә һәм үз исемеңне бренд буларак сатарга өйрәтүче махсус курслар оештыра.
Олимпиячеләрне бүләкләү өчен каралган иң серле бонуслар - Кытайда. Бу илдәге приз фондына кагылышлы рәсми мәгълүматлар яктыртылмый, шулай да кайбер чыганаклар Олимпиадада алтын медаль яулаган Кытай спортчысына 82 мең доллар (500 мең юань) күләмендә премия биреләчәген хәбәр итә. Моннан тыш, Олимпия геройларының барысы да иганәчеләр белән җирле хакимиятләрдән дә бүләкләр ала, салымнар түләүдән азат ителә.
Норвегия белән Бөекбританиядә олимпиячеләргә рәсми рәвештә медальләр өчен бонуслар каралмаган. Шулай да Олимпиадаларда катнашкан Британия спортчылары, нинди нәтиҗә күрсәтүләренә карап, Team GB программасы кысаларында финанслана. Ә Норвегия чаңгычылар берлегенең үзенең саллы гына приз фонды бар. Андагы акчалар спортчылар арасында сезон йомгакларына карап (Олимпиада нәтиҗәләрен дә исәпкә алып) бүленә.
Бу җәһәттән Норвегия биатлончысы Тирил Экхоффның фикере игътибарга лаек: «Акча беркадәр ирек бирергә, тормыш алып барырга, күнекмәләр уздырырга ярдәм итәргә мөмкин, тик ул Олимпиадада җиңү китерә дигән сүз түгел әле. Спорт белән акча түгел, ә спортчының хисләре идарә итәргә тиеш. Киресе булганда, спорт үзе булудан туктап, гадәти эшкә әйләнә», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading