16+

Антонның сере чишелде

«Кызлар, гафу итегез, спорт әлегә минем өчен беренче урында тора». - Ванкувер Олимпиадасының бронза призеры, 2013 елгы Дөнья чемпионатларының көмеш һәм бронза медальләре иясе, Дөнья кубогы этаплары җиңүчесе биатлончы Антон Шипулин моңа кадәр әңгәмәләрендә гел шулай дия килде. Шәхси тормышын көйләргә вакыты калмаган спортчы егетне җанатарлары һәрчак жәлли иде. Олимпия...

«Кызлар, гафу итегез, спорт әлегә минем өчен беренче урында тора». - Ванкувер Олимпиадасының бронза призеры, 2013 елгы Дөнья чемпионатларының көмеш һәм бронза медальләре иясе, Дөнья кубогы этаплары җиңүчесе биатлончы Антон Шипулин моңа кадәр әңгәмәләрендә гел шулай дия килде. Шәхси тормышын көйләргә вакыты калмаган спортчы егетне җанатарлары һәрчак жәлли иде. Олимпия сезоны алдыннан Шипулин, ниһаять, йөрәген яулый алырлык кызны очратуын хәбәр итте.
Тик егет серне бөтенләй үк чишәргә ашыкмый. Йөргән кызының үзе кебек үк тумышы белән Төмәннән булуын, хәзер Екатеринбургта яшәвен, очраклы танышып китүләрен генә искәртә. Социаль челтәрләр ярдәмендә шулай да кызның шәхесенә азмы-күпме ачыклык керде: исеме - Луиза, фамилиясе - Сабитова икән.
Шулай да әлегә спорт биатлон йолдызы тормышында әйдәүче позициясен саклап кала. «Алда Олимпиада белән бәйле төп максат тора. Шулай булгач, биатлон бүген минем өчен иң мөһиме», - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading