16+

«Апа, монысын тренерларга әйтмәгез инде», яки көрәшче күршеләр

Җырчыларның сәхнә арты тормышы турында гел таныштырып торабыз, кайчак артыграк та язабыз. Көрәшче дускайларның ярыштан соңгы бер киче белән уртаклашыйм әле.

«Апа, монысын тренерларга әйтмәгез инде», яки көрәшче күршеләр

Җырчыларның сәхнә арты тормышы турында гел таныштырып торабыз, кайчак артыграк та язабыз. Көрәшче дускайларның ярыштан соңгы бер киче белән уртаклашыйм әле.

Күптән түгел Актанышта булып узган турнирга баргач, "Актаныш" дигән кунакханәгә урнаштырдылар. Бүлмәдәш диярлек күршеләрем (барыбызга бер юыну бүлмәсе иде) - 14-15 яшьлек көрәшчеләр булып чыкты. Ярыштан кайткач, "бик зур сәбәп" белән кереп танышып чыктым. Шампунь алырга онытылган. Урамга кире чыгасым килмәде. Кем ачса, шул ачар дип, күршеләргә шакыдым.

Күршеләр "текә" булып чыкты, нефть ягыннан -  Әлмәт командасы көрәшчеләре. Ишекләрен ачкач, таныш түгел апаны күреп, башта бераз шикләнеп калдылар, әллә берәр кисәтү ясарга кердем дип уйладылар. "Егетләр, шампунь кирәк иде дә..." - дип сорагач, елмаеп та җибәрделәр. Анысын да бирделәр, шоколад белән натураль сок та тәкъдим иттеләр. Мине сыйларга дип, шыпырт кына кока-кола да чыгардылар. Берсе: "Апа, монысын тренерларга әйтмәгез инде", - дигәч, бергә кычкырышып көлеп тә җибәрдек). "Разве" әйтәм инде... Монда ничек ашаулары, укулары турында да сораштым. "Апа, сез борчылмагыз, без тавышланмаячакбыз", - диләр. Бүлмәләре ялт иткән, бөтен киемнәре пөхтә итеп куелган, уртак душыбыз да гел чиста торды. Кечкенәдән тренировкага йөргән спортчы балаларның күбесе шулай дисциплиналы, пөхтә, тәрбияле булып үсәдер ул. Тренер абыйлары - Рузил Ганиев, Фәнил Минһаҗев, Руслан Нургалиев һәм башкалар турында бик яратып сөйләделәр.

Сүз уңаеннан, шул кичтән иртәнгә хәтле яннарына тренерлары әллә ничә кереп чыкты. Ярыштан кайттың да ял итәргә яттың түгел... "Яттыгызмы?", "Әйберләрне әзерләп калдырдыгызмы", "Тәртип бозмагыз"... Иртүк менеп ашарга уятулары... Тренерлар кул астындагы балаларга остаз гына түгел, әти-әни ролен дә үти, алар өстендә зур җаваплылык. Әле: "Сезне борчымадылармы?" - дип миннән дә сорадылар. Яшүсмерләр белән сөйләшү күңелле булды, алар ихлас. Сүзләрендә дә тордылар, сәгать 10нан соң тыннары да чыкмады. Ярыштан соң арып йоклаганнардыр.

Икенче көнне "Батыр"да шундый якын кешеләрдәй күрештек инде, гомерлек күршеләр кебек. Ярыш алдыннан чын күңелдән теләкләр теләдем үзләренә. Сүз уңаеннан, Әлмәт командасы I урынны алды да әле. Күршеләрем белән әле дә хәл белешеп торабыз. Ә безне бит бары тик бер шампунь таныштырган иде... 

Лилия Йосыпова.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading