16+

Ат елында туучылар – иң шәп спортчылар

Ат елында туучылардан менә дигән сәясәтчеләр, яхшы гына финансчылар, транспорт йөртүчеләр һәм шәп спортчылар чыга икән.

Ат елында туучылар – иң шәп спортчылар

Ат елында туучылардан менә дигән сәясәтчеләр, яхшы гына финансчылар, транспорт йөртүчеләр һәм шәп спортчылар чыга икән.

Дөнья ареналарында балкыган спортчыларны барлый торгач, легендар боксчылар Мөхәммәд Али белән Майк Тайсонның, мәшһүр футбол тренеры Олег Романцевның, нәфис гимнастика буенча Олимпия чемпионы Евгения Канаеваның Ат елында туган булуына инандык.
Татарстанның профессиональ спорт клублары вәкилләре арасында да Ат елында туган «эш атлары»ның шактый гына җыелуын ачыкладык. Алар арасында спортчылар гына түгел, административ вазифа башкаручылар да, медицина персоналы да, үз командасының уңышларына, җиңүләренә зур өлеш кертүче һ.б. персонал да бар.
Хоккей клубларына килсәк, «Ак Барс»та «атлар» - алтау. Алар - Казан хоккей клубы директоры Шамил Хөснетдинов, массажчылар Рамил Сәләхиев белән Евгений Добровольский, пресс-атташе Марат Фәрхиев, һөҗүмчеләр Кирилл Петров белән Томаш Винцоур.
«Нефтехимик»ка килгәндә,Түбән Кама клубының директоры Рәфыйк Якуповның, сакчы Самвел Мнасянның һәм һөҗүмче Максим Труневның Ат елында тууы мәгълүм.
Бу исемлекне «Зенит» волейбол клубыннан баш тренер Владимир Алекно, тренер-статик Владимир Писарев һәм массажчы Минсур Мөхәммәтҗанов тулыландыра. Ә менә «Зенит»ның уенчылары арасында Ат елында туганнарны очратмадык. «Динамо-Казан» волейбол командасы кызлары белән дә шул ук хәл. Аның каравы, биредә функциональ әзерлек буенча тренер Вячеслав Булло белән табиб Михаил Штейнберг үз елын каршылый.
УНИКС баскетбол клубының да Валерий Колесников (команда җитәкчесе), Максим Фомичев (тренер), Александр Клюев (сакчы) дигән үз «ат»лары бар.
«Рубин»нан тренер Александр Мацюра, уенчылар Мубарак Вакасо белән Янн М'Вила́ да Ат елында туулары белән горурлана ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading