16+

Бабешиннар Казанны ике тапкыр чемпион итте

Татарстан топ-командаларының бу сезондагы уңышсыз чыгышларын волейболчылар компенсацияләде. Хатын-кызлар һәм ирләр волейбол командалары сезонны алтын дубль белән тәмамлап, Казанның Россия волейболы башкаласы дигән исемне горур йөртергә хаклы икәнен тагын бер кат раслады. Хәзер «Динамо-Казан» ике тапкыр ил чемпионы исемен йөртсә, «Зенит»ның үз тарихында бу мәртәбәле титулны бишенче тапкыр яулавы.

«Зенит» белән «Динамо»ны чемпионлык кына түгел, 12 нче номер белән чыгыш ясаучы уенчылары да туганлаштырды. Сүзем волейболчы Марина һәм Алексей Бабешиннар гаиләсе турында. «Динамо-Казан»да беренче сезонын уздырган Маринаның дебют елында ук алтын медальләр яулавы икеләтә куанычлы. Моңа кадәр Екатеринбургның «Уралочка-НТМК» клубы данын яклаган Марина Бабешина бу сезонда ире янына Казанга күченгән иде. Россия җыелма командасы составында 2006 елда ил чемпионы булган спортчы яңа командада төп составта бик тиз үз урынын тапты.
Маринаның ире Алексей исә соңгы ике сезонда «Зенит» командасының аерылгысыз өлеше Казан клубы белән бу сезонда Россия чемпионатыннан тыш, Чемпионнар лигасының алтын медален дә яулады. Бу талантлы пар нәни кызлары Настяга, шул рәвешле, зур бүләк ясады.
Алексей, башка темалар да җитәрлек, өйдә Марина белән волейбол хакында сөйләшмәскә тырышабыз дисә дә, бу көннәрдә Бабешиннар гаиләсендә төп теманың алтын дубль булганына беркем дә шикләнмидер.
Волейболчы егет булачак хәләл җефетен спорт мәйданчыгында түгел, ә төнге клубта очрата. «Без тәүге тапкыр 2007 елда күрештек. Ул чакта минем «Локомотив-Изумруд» белән беренче контрактым тәмамланган иде. Марина исә Россия җыелма командасы белән җыенга китәр алдыннан кыска вакытлы ялда иде. Төнге клубта очрашып, сөйләшеп киттек. Мин Новосибирскида уйнаганда дуслар буларак кына еш шалтыратышып, интернет аша аралашып тора идек. 2009 елның көзендә мин Екатеринбургка кайткач, тагын да ешрак аралаша башладык, һәм, ниһаять, бер-беребездән башка яши алмавыбызны аңладык. Моннан нәрсә килеп чыгуын үзегез күрәсез», - дип искә ала ул әңгәмәләренең берсендә.
Бу бәхетле парга уңышлар теләп, киләсе сезонда да алтын дубль белән сөендерсеннәр, дияргә генә кала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading