16+

Башкалабызга «Барселона» килә

«Рубин» янәдән «Барселона» белән уйнаячак. Юк, бу юлы Татарстан белән Каталониянең төп командалары түгел, 1999 елгы үсмерләр командалары очраша.

Башкалабызга «Барселона» килә

«Рубин» янәдән «Барселона» белән уйнаячак. Юк, бу юлы Татарстан белән Каталониянең төп командалары түгел, 1999 елгы үсмерләр командалары очраша.

12-17 апрель көннәрендә Казанда «Рубин» клубының һәлак булган сакчысы Ленар Гыйльмуллин истәлегенә яшүсмерләр арасында халыкара турнир узачак. Анда Россия, Беларусь һәм Испаниянең 8 командасы катнаша, дип хәбәр итә Казан клубының рәсми сайты. Беренче этапта көрәш һәркайсы дүрт командадан торган ике төркемдә барачак. «Рубин»ның яшь футболчылары «Краснодар», «Чертаново» (Мәскәү) һәм «Барселона» белән А төркемендә уйнаячак. Казанлылар беренче уенны 12 апрельдә «Барселона»га каршы уздыра.
«Казан футбол академиясе», «Коноплев академиясе» (Тольятти), ЦСКА (Мәскәү) һәм «Динамо» (Минск) - Б төркемендә. Һәр төркемнән иң яхшы нәтиҗә күрсәткән икешәр команда ярымфиналга юллама алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading