16+

Безгә нинди хоккей кирәк?

«Безгә мондый хоккей кирәкми!» Мәшһүр спорт комментаторы Николай Озеровның әлеге мәгълүм фразасы ил хоккее сәхифәсенә алтын хәрефләр белән уелган. Соңгы араларда КХЛ тирәсендә күзәтелгән вакыйгалар хоккей сөючеләргә шушы фразаны кабат искә төшергәндер. Дөрес, ул бүген башкарак мәгънәдә актуаль.

Безгә нинди хоккей кирәк?

«Безгә мондый хоккей кирәкми!» Мәшһүр спорт комментаторы Николай Озеровның әлеге мәгълүм фразасы ил хоккее сәхифәсенә алтын хәрефләр белән уелган. Соңгы араларда КХЛ тирәсендә күзәтелгән вакыйгалар хоккей сөючеләргә шушы фразаны кабат искә төшергәндер. Дөрес, ул бүген башкарак мәгънәдә актуаль.

Континенталь хоккей лигасы матчларын даими карап барырга күнеккән тамашачыны бу сезонда үзенә күрә «сюрприз» көткән икән. Илнең төп спорт каналы булган «Россия 2»дә (элеккеге «Спорт») хәзер туры эфирда хоккей матчларын бик сирәк күрсәтәләр, язмада бирелгәндә дә уңайсыз вакытта һәм сирәк чыга. Ә бит «Россия 2» илнең бар нокталарында да карап була торган иң үтемле федераль спорт каналы санала. Аның каравы, хәзер анда хоккей бара торган вакытта боевиклар күрсәтүгә киң урын бирелә. Үз командасы катнашындагы матчларны трансляцияли торган кайбер җирле телеканаллар бар барын, тик аларны аз санлы аудитория генә карый ала. Матчларга зур урын бирүче КХЛның үз телеканалын да иярченле яки кабельле телепакетка тоташучыларның гына күзләү мөмкинлеге бар.
Олимпиада сезонында илнең төп каналында хоккейга аз урын бирелүе әлеге спорт төрен яратучы тамашачыларны гына түгел, тренерларны һәм хоккей экспертларын да аптырашта калдырды. Танылган хоккейчы, бүген Донецкиның КХЛда чыгыш ясаучы «Донбасс» командасын һәм Украина җыелмасын җитәкләүче Андрей Назаров Олимпиадаларның төп бизәге булган спорт төре - хоккейны трансляцияләүгә федераль каналның бармак аша каравын аңлый алмый. «Дөресен генә әйткәндә, бүгенге Украинаны Россиягә караганда да хоккейны яратучы ил дияр идем. Илнең әйдәп баручы Xsport каналында рәхәтләнеп хоккей матчларын карарга була. Украина тамашачысы белән чагыштырганда, миңа Россия тамашачысы чын мәгънәсендә жәл. Алар бит илнең үзәк спорт каналыннан хоккей матчлары трансляциясен күрми дә диярлек», - ди Назаров.
Башка чара калмагачтыр, күрәсең, «Россия 2» каналының спорт комментаторы, хоккей эксперты, атказанган тренер Сергей Гимаев, корпоратив этиканы бозып булса да, туры эфирда үзе эшли торган канал адресына тәнкыйть сүзләре җиткерергә мәҗбүр булды. Канал җитәкчелеге, үз чиратында, телекомментаторын эфирдан Яңа елга кадәр читләштерде.
Күптән түгел «Авангард» - «Лев» очрашуын туры эфирда шәрехләгән Гимаев репортаж азагында: «Безнең «Россия 2» каналы күрсәтелә торган матчларны нинди параметрлар һәм критерийларга нигезләнеп сайлый икән? Ни өчен бездә атнасына өч кенә матч, аның да берсе генә туры эфирда күрсәтелә? Ни өчен матчларны каналның спорт редакциясе түгел, ә башка кешеләр сайлый? Дәшми кала алмыйм. «Россия 2»нең КХЛ чемпионатын яхшы итеп күрсәтергә бөтен мөмкинлекләре бар, ә алар, нәрсә туры килде - шуны күрсәтә», - дип йөрәк авазын җиткерде. Аның бу мөрәҗәгате киң җәмәгатьчелектә һәм каналның үз хезмәткәрләре арасында да көчле яңгыраш тапты.
Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенең спорт каналлары баш мөхәррире, үзе дә танылган комментатор Дмитрий Губерниев Гимаевның эфирдан читләштерелүен нигезле дип саный һәм хезмәткәрнең корпоратив этика кагыйдәләрен сакларга тиешлеген искәртә. «Мин Сергей Наилевичны хөрмәт итәм, аны илнең иң яхшы хоккей эксперты дип саныйм. Ләкин бу очракта ул хаклы түгел иде. Мондый сораулар туганда, аны туры эфирда җиткерүгә караганда, җитәкчелек белән сөйләшеп хәл итү яхшырак булыр иде», - дип саный ул.
Гимаевның каналдагы кайбер коллегалары, киресенчә, кыю комментаторга теләктәшлек белдерә. «10 ел эшләгән каналдан китәргә уйламыйм, тик Сергей Наилевичтан да йөз чөерергә җыенмыйм. Сергей Гимаевның эфирдан читләштерелүенә теләктәшлек белдереп, мине дә хоккей матчларыннан алып, мини-футбол, су асты шашкасы ярышлары трансляциясенә күчерүегезне сорыйм», - дигән сарказм катнаш фикерләрен комментатор Роман Скворцов үзенең Твиттерында яза.
Россиянең хоккей сөючеләре исә Гимаевка теләктәшлеген үзләренчә белдерде - алар Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе холдингы («Россия 2» холдинг составына керә) генераль директоры Олег Добродеев исеменә мөрәҗәгать юллады. Хоккей сөючеләр спорт комментаторының туры эфирдагы тәнкыйтен бик урынлы, дөрес дип саный һәм аның фикерләренә колак салырга чакыра. «Россия - хоккей державаларының берсе, шуңа, әлеге спорт төренә телеэкраннарда күбрәк вакыт бирелергә тиеш», - диелә анда.
Җанатарлар Сергей Гимаевны Сочи Олимпиадасында күрмәбез инде, дип борчылган иде. Холдинг җитәкчелеге белән булган сөйләшүдән соң, Сергей Гимаев россиялеләрне тынычландырырга ашыкты - әле өмет сүнмәгән, Олимпиадада эфирга чыгу ихтималы зур. «Мин чын дөресен әйттем. Шул ук вакытта, үземнең хезмәт урынымнан файдаланып, каналны тәнкыйтьләвемне аңлыйм һәм җәзаны дөрес бирелде дип саныйм. Конфликт чишелде дип исәплим. Миңа теләктәшлек белдергән барлык кешеләргә дә зур рәхмәт, «Россия 2» каналында очрашырбыз дигән өметтә калам», - дип белдерә комментатор үзенең әңгәмәләрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading