16+

Билалетдинов Казанга күчә?..

Бу фамилияне ишетүгә күбебез «Ак Барс»ны һәм аның элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдиновны уйлап куябыз. Әмма сүз биредә футбол һәм Динияр Билалетдинов турында. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, тиздән «Рубин» составында бу милләттәшебезне күрер көннәребез дә булыр бәлки.

Билалетдинов Казанга күчә?..

Бу фамилияне ишетүгә күбебез «Ак Барс»ны һәм аның элеккеге тренеры Зиннәтулла Билалетдиновны уйлап куябыз. Әмма сүз биредә футбол һәм Динияр Билалетдинов турында. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, тиздән «Рубин» составында бу милләттәшебезне күрер көннәребез дә булыр бәлки.

Россия Премьер-Лигасында чыгыш ясаучы командаларның барысы да җәй көне составларын тулыландырып бетерергә өлгермәде, әлеге алыш-биреш базарында эшләр көзен-кышын кабат гөрләячәк. Казанның «Рубин» командасы А.Рязанцев һәм Б.Натхо белән килешүләрне озайтмады, шунлыктан бу ике уенчы яңа ел башында ирекле агентлар булып калачак. Натхо белән Германиянең «Штутгарт»ы кызыксына, әлеге клуб контракт әзерли. Җыелма командада чыгыш ясаучы Рязанцев та тәкъдимнәрсез калмаячак. Шулай итеп, безгә ярымсакчылар кирәк булачак.
Мәскәүнең «Спартак» командасы да әлеге алыш-биреш кысаларына сыеша алмый калды. Билгеле булганча, спартаклылар берничә уенчыны, шул исәптән Д.Билалетдиновны арендага бирергә җыена. «Рубин»ның урта линиясе көчсезләнүен һәм Диниярның Россия паспортлы универсаль уенчы булуын исәпкә алсак, аның Казанга килү ихтималы бик зур. Бу уенчы зур контракт белән эскәмиядә утыручылардан түгел. Кызганычка, соңгы ел ярымда Динияр Мәскәү командасында резервта кала бирде, моңа беренче чиратта өч җитди имгәнү алу һәм операция кичерү сәбәпче. Билалетдинов төрле линиядә уйный алучы футболчы. Андыйларны «Рубин»ның өлкән тренеры Корбан Бердыев ярата, «андый» булмаганнарны яңабаштан өйрәтә. Әлеге уенчының үзәк, сул һәм уң ярымсакчы, сакчы булып уйнаганы бар. Яхшы техникалы, көчле тибү, искиткеч дриблингы булган Динияр, һичшиксез, Бердыев командасына туры килер иде. Аның Казанга күчүе турында җәй көне сүз булып алды, әмма аның әтисе (күпләргә билгеле Ринат Билалетдинов) моны дөрес түгел дип белдерде. Әмма шул ук вакытта Билалетдиновның минус яклары да бар. Беренчесе - уен тәҗрибәсе җитәрлек дәрәҗәдә булмау. Икенчедән, югары хезмәт хакы. «Рубин»ның хезмәт хакларын киметү сәясәтенә бу бөтенләй үк туры килеп бетми. Ләкин аңа хәтле шуңа охшаш шартларда Торбинский килгән иде инде, ул хәзер командага ияләште һәм уен тәҗрибәсе тупларга өлгерде. Бәлки Бердыев Билалетдиновның җитешсезлекләренә дә күз йомар һәм алыш-бирешкә ризалыгын бирер. Диниярга ышаныч белдергәндә, үзенең бәхәссез сәләтен күрсәтеп, яшь футболчы үз-үзен һичшиксез аклаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading