16+

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты тәмам. Безнекеләр ничек көрәште? Көрәшчеләр нигә сугышты?

Казанда билбау көрәше буенча ир-егетләр арасында бара торган дөнья чемпионатын бүген, 12 ноябрьдә, тамаша кылырга мин дә килдем һәм... тамашаның да тамашасына эләктем.

Билбау көрәше буенча дөнья чемпионаты тәмам. Безнекеләр ничек көрәште? Көрәшчеләр нигә сугышты?

Казанда билбау көрәше буенча ир-егетләр арасында бара торган дөнья чемпионатын бүген, 12 ноябрьдә, тамаша кылырга мин дә килдем һәм... тамашаның да тамашасына эләктем.

Үзебезнең ярышларда очкан ачкычлар пүчтәк ул. Матур гына ярыш караганда, сугыш башланып китмәсенме... Якынрак барып карыйм дигәндә, өске трибунадан бер-бер артлы әле  үзбәк, әле казах егетләре келәмгә очып кына сикере төшә башламасынмы. Берсе, валлахи, башыма төшә язды, чак чигенеп өлгердем. Шунда бер дустым: "Чемпионат карарга килеп, үзбәк астында калып үлә яздың бит", - дип шаяртып та алды. Китте тавыш, китте сугыш...
Сәбәп шунда: чыгыш ясаганда үзбәк егете казах милләтеннән булган хөкемдарның бәяләве белән риза булмыйча, тотты да билбавын хөкемдарның битенә тондырды. Шуннан башланды. Үзбәк көрәшчесе җиңелде. Дисквалификация турында алай сүз булмады.
"Безнең Татарстан чемпионатларындагы хөкемдарлык дөнья чемпионатларына караганда тәртиплерәк үтә икән әле", - дип уртаклашты тамаша кылучылар. Җанатарлары да кызу монда: акыралар, бакыралар. Кызу халык. 
Җиңүчеләргә килгәндә, 4 егетебез (Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Илназ Рамазанов һәм Ранис Гыйләҗетдинов) чемпион булды, Илдар Гыйльфанов һәм Айнур Нургалиев көмеш медаль яулады. Кичә ирекле стильдә көрәшеп, Татарстан көрәшчеләре 4 медаль яулады. Радик Сәлахов белән Динә Гыйззәтуллина – алтын, Регина Нуретдинова, Илфат Миңнегалиев белән Тимур Латыйпов бронза медальләр яуладылар.

Афәрин, егетләр!

Лилия ЙОСЫПОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading