16+

Болак утлар уйнатып, сулар сиптереп торачак

Универсиадага әзерлек кысаларында Казанның табигый символларыннан берсе булган Болакны төзекләндерү чаралары күрелә.

Болак утлар уйнатып, сулар сиптереп торачак

Универсиадага әзерлек кысаларында Казанның табигый символларыннан берсе булган Болакны төзекләндерү чаралары күрелә.

Шәһәр башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев әйткәнчә, Болакның төбен чистартканга һәм билгеле бер күләмдә төзекләндерү ясалганга инде 8 ел узган. Хәзер Болакка капиталь төзекләндерү үткә­релә. Су төбе ләмнән, чүп-чардан чистартылган, тузган фонтаннар сүтелгән. Болакның ярлары ныгытыла, 609 метр чуен койма сузыла, 271 ут баганасы утыртыла. Су өслегендә ачылган чәчәк рә­вешендә 22 фонтан эшләячәк. Алар 6-7 метр диаметрны тәшкил итәчәк, су 9-10 метр биеклеккә ка­дәр сип­терәчәк. Фонтаннарның һәркайсы төрле төсләрдәге электр утларына төренәчәк. Болак ярларына пиромидаль ти­рәкләр утыртыла, чәчәкләр өчен түтәлләр һәм савытлар ясала. Яр битләрендәге чи­рәмлеккә һәм чәчәкләргә су сиптергеч механизмнар көй­ләнә. Фонтаннарга һәм яшеллеккә су кудырачак насослар энергиягә сакчыл булуы белән әһәмиятле. Болактагы күперләр дә тө­зекләндерелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading