16+

Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле

28 июня 2025, 12:34
3373
0
0
Уку өчен 2 минут

Бүген Киров өлкәсе Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабан туе узды.

Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле

Бүген Киров өлкәсе Нократ Аланында XV Бөтенроссия авыл Сабан туе узды.

Нократ Аланында бөтенроссия көрәш ярышларында 15 төбәктән 103 көрәшче катнашты. Баш батыр титулы өчен көрәштә иң соңгы булып Эльдар Хәмитов һәм Раил Сәлахетдинов көрәште. Көрәш бик киеренке, шактый озак барды. Эльдар җиңү яулады һәм Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры исеменә лаек булды. Эльдар тәкә һәм автомобиль белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

65 кг.да – Ильяс Юсупов, 75 кг.да – Чыңгыз Агаларов, 85 кг.да – Айнур Галимҗанов, 100 кг.да – Раил Сәлахетдинов, 100 кг.нан авыррак үлчәүдә Эльдар Хәмитов җиңү яулаган.

2026 елда Бөтенроссия авыл Сабан туе Пенза өлкәсенең Кече Труев авылында узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading