16+

Бронзадагы футбол тарихы сәнгать музеенда урын алды

Футбол җанатарлары 2006 елгы Мундиальнең җәнҗал белән тәмамланган финал матчын яхшы хәтерлидер. Франция җыелма командасының ул чактагы капитаны легендар Зидан, Италия командасы лидерларының берсе Матераццины башы белән күкрәгенә бәреп екканнан соң, уен кырыннан чыгарылган иде. Зиданның бу гамәле команданы алтын медальсез һәм кубоксыз калдырды. Хәлиткеч матчтагы бу ачы җиңелүдән соң,...

Футбол җанатарлары 2006 елгы Мундиальнең җәнҗал белән тәмамланган финал матчын яхшы хәтерлидер. Франция җыелма командасының ул чактагы капитаны легендар Зидан, Италия командасы лидерларының берсе Матераццины башы белән күкрәгенә бәреп екканнан соң, уен кырыннан чыгарылган иде. Зиданның бу гамәле команданы алтын медальсез һәм кубоксыз калдырды. Хәлиткеч матчтагы бу ачы җиңелүдән соң, француз басмалары моңарчы горурлыклары дип санаган Зиданны ахмаклыкта гаепләп чыкты.
Шуңа да карамастан, беркадәр вакыт үткәч, Франциядә туган алжирлы Абель Абдессемед әлеге «тарихи» вакыйганы бронзада мәңгеләштергән иде. Скульптура Париж шәһәрендә урын алды. Моннан бер ай элек Катарның сәнгать белгечләре ярдәме белән биш метрлы һәйкәл Доха каласының яр буена күчерелде. Тик бронза «тарих»ка җәмәгать урынында озын гомер язмаган икән. Спорт этикасына һәм ислам принципларына каршы килә, дип, катарлылар зур шау-шу тудырганнан соң, ил Хөкүмәте аны үз урыныннан алырга булган. Хәзер аңа Заманча сәнгать музеенда сыену урыны тапканнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading