16+

Чаңгы булмаса, башлык

Алман биатлоны «йолдызы» Магдалена Нойнер, спортчы карьерасын тәмамлаганнан соң да, команда белән бәйләнешен өзми.

Чаңгы булмаса, башлык

Алман биатлоны «йолдызы» Магдалена Нойнер, спортчы карьерасын тәмамлаганнан соң да, команда белән бәйләнешен өзми.

Талантлы кыз бу көннәрдә үзенең элеккеге коллегаларын Сочи Олимпиадасына әзерләү белән мәшгуль. Тик тренер буларак түгел, ә дизайнер сыйфатында. Кечкенәдән башлыклар, оек-бияләйләр бәйләргә яраткан Нойнерга биатлончылар өчен генә түгел, тулаем Алмания җыелма командасы спортчылары өчен дә баш киеме дизайнын эшләүне ышанып тапшырганнар.
- Олимпиадага ил җыелма командасы өчен башлыклар дизайнын эшләү минем өчен зур мәртәбә, иҗат процессыннан зур канәгатьләнү алам. Үземнең яраткан шөгылем белән командага ярдәм итә алуыма горурланам, дип белдерә ул әңгәмәләрендә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading