16+

Өчесенә биш алка

Казанда «Лев»ны җиңгәннән соң, «барс»ларда ышаныч артты булса кирәк. Чәршәмбе көнне Мәскәү ЦСКАсы белән уйнаганда «Ак Барс»ны берни дә, беркем дә туктата алмады, хәтта мәскәүлеләр өчен чыгыш ясаучы Дацюк белән Брызгалов та.

Өчесенә биш алка

Казанда «Лев»ны җиңгәннән соң, «барс»ларда ышаныч артты булса кирәк. Чәршәмбе көнне Мәскәү ЦСКАсы белән уйнаганда «Ак Барс»ны берни дә, беркем дә туктата алмады, хәтта мәскәүлеләр өчен чыгыш ясаучы Дацюк белән Брызгалов та.

Данис Зариповның фамилиясе ишетелүгә, җанатарлар аны алкышларга күмде. Ә бу уенда аның фамилиясе берничә кат телгә алынды. Иң әүвәл ул Морозов ярдәме белән исәпне ачты, бераздан соң, тагын бер хәлиткеч алка кертеп, меңләгән җанатарны сөендерде. Беренче звено тарафына соңгы вакытта тәнкыйть аз булмаган иде. Зариповның берничә уенда катнашмавы төрле имеш-мимешләр таралуга китерде. Бәлки ул да үз ролен уйнамый калмагандыр: Морозов-Капанен-Зарипов звеносы бу көнне нәкъ без көткән һәм күнегелгән уенны күрсәтте. Данис кебек үк, бу уенда тагын бер уенчы - Иммонен да үз исәбенә ике гол язып куйды. Гомумән, бу уенда Казан командасында чыгыш ясаучы финнарның берсе дә боздан очкосыз китмәде. Пессонен ватандашы Иммоненга ике тапкыр булышып кына калмады, соңыннан үзе дә гол авторы булды.
ЦСКА уенның икенче өлешендә исәпне тигезли алган иде, әмма шуннан артыгына ирешү мөмкин булмады. Бу уенда үз-үзен тапкан «Ак Барс» өченче периодта армиячеләрне тәмам тар-мар итте. Нәтиҗә - 5:2.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading