16+

Чит ил тренерларына салым Россия футбол берлеге казнасын 20 млн сумга баеткан

2013/2014 сезоннан гамәлгә кергән чит ил тренерларына салым Россия футбол берлеге казнасын 20 млн сумга баеткан. Мәгълүм булганча, Россия футбол берлеге башкарма комитеты агымдагы елның апрелендә Футбол буенча Россия премьер-лигасы белән Милли футбол лигасы регламентларына төзәтмәләр керткән иде.

Аннан аңлашылганча, әгәр 1 июньнән соң клубның баш тренеры итеп чит ил гражданы билгеләнә икән, премьер-лига клубы 5 млн сум, беренче дивизионда чыгыш ясаучы клуб исә ике миллион ярым сум салым түләргә тиеш. Россия футбол берлеге техник директоры Андрей Лексаков сүзләренә караганда, футбол берлегенең махсус ачылган счетына бу чорда «Кубань» клубыннан 10 млн, «Локомотив»тан 5 млн сум алынган. Беренче дивизионда чыгыш ясаучы «Мордовия» белән «СКА-Энергия»нең һәркайсыннан 2,5 млн сум кергән. Салым акчаларының хәзергә оештыру эшләренә, тренерлар өчен фәнни-методик семинарлар оештыруга һ.б. максатларга 1 млн сумнан азрагы гына тотылган.
Андрей Лексаков сүзләреннән аңлашылганча, счетка алынган акчаларның кая һәм нинди максатларга тотылуы махсус комиссия контролендә. Аның әлегә файдаланылмаган 19 млн сумы махсус счетта саклана, ул киләсе елга күчеп, планлаштырылган чараларга тотылачак. Аның бер генә тиене дә балалар-үсмерләр футболыннан читкә китмәячәк, дип ышандыра техник директор.
Баштарак әлеге акчаларның иң яхшы балалар тренерларына грантлар түләүгә дә тотылачагын вәгъдә иткәннәр иде. Тик быелга бу пунктның каралмавы ачыкланды. Тренерларны башка юл белән - үсмерләрнең Европа һәм дөнья чемпионатларына, сайлап алу турнирларына командировкалар, иң яхшы академияләрдә стажировкалар оештырып стимуллаштырырга булганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading