16+

Дөнья чемпионатлары үлчәмсезгә әйләнәме?

2018 елда Россиядә узачак Мундиальдә катнашучы командалар саны дүрт дистәгә җитәргә мөмкин. УЕФА президенты Мишель Платини шундый тәкъдим белән чыкты.

Дөнья чемпионатлары үлчәмсезгә әйләнәме?

2018 елда Россиядә узачак Мундиальдә катнашучы командалар саны дүрт дистәгә җитәргә мөмкин. УЕФА президенты Мишель Платини шундый тәкъдим белән чыкты.

Платини сүзләреннән аңлашылганча, составка Африка, Азия, Америкадан - икешәр, Европадан тагын бер футбол командасы өстәлергә мөмкин. Тагын бер җыелма команданы Океаниядән җәлеп итмәкче булалар. Бишәр командадан торган 8 төркем оешканда да 2018 елгы чемпионатның финал турниры 3 көнгә генә озынаячак икән.
Мәгълүм ки, футбол буенча дөнья чемпионатларына гамәлдәге схема нигезендә, 32 команда сайлап алына. Шуларның 13е - Европаны, бишесе - Африканы, өчесе - Төньяк Американы, дүртесе Көньяк Американы тәкъдим итәргә тиеш. Тагын 4 команда Азия илләреннән сайлана. Моннан тыш, ике команда махсус матчлар нәтиҗәләре буенча сайлап алына, тагын бер команданы турнирның хуҗасы булган ил тәкъдим итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading