«Үз тормышын футбол календарена карап планлаштырган кешене генә чын җанатарга санап була», дигән бик популяр бер гыйбарә бар. Җәйге ялларын дөнья чемпионаты вакытында алучыларны тагын да тугрырак җанатар дип атап булыр иде. Дүрт елга бер килә торган мондый зур бәйрәм, футбол әллә кайчан спорт булудан туктап, яшәү рәвешенә әйләнгән Бразилиядә...
Футбол буенча дөнья кубогы ярышларын Бразилиянең берьюлы 12 шәһәре кабул итә. Турнир тагын бер атнадан старт алып, 13 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аның рәсми ачылышы Сан-Паулудагы «Арена Коринтианс»та, ә финал матчы Рио-де-Жанейродагы «Маракана» стадионында узачак.
Чемпионатның финал этабына бу юлы да 32 команда чыкты. Быелгы мундиальдә төрле елларда дөнья чемпионы исемен яулаган 8 команданың барысын да күреп булачак. Ә менә Босния һәм Герцеговина җыелмасы өчен бу әле дебют чыгышы гына. Россия җанатарларын иң сөендергәне, ил җыелма командасының 12 еллык тәнәфестән соң дөнья чемпионатының хәлиткеч этабына чыга алуы булгандыр. Безнекеләрнең төркем этабындагы көндәшләре - Көньяк Корея, Бельгия һәм Алжир. Россия футболчылары беренче уенны 18 июньдә Көньяк Кореягә каршы уздыра. Бельгия командасы белән очрашу - 22сенә, Алжир белән 27 июньгә билгеләнгән. Баш тренер Фабио Капелло җыелма команда составында ил данын яклаячак 23 уенчының исемен инде игълан итте. Алар арасында безнең «Рубин» капкачысы Сергей Рыжиков та бар.
Сынатмаска иде исәп...
Быелгы мундиальдә Россия (совет) футболы үзенә күрә кечерәк юбилеен да билгеләп үтә бит әле. Бу безнең җыелма командалар катнашкан унынчы дөнья чемпионаты булачак.
Советлар иленең футбол командасы дөнья чемпионатларында 1958 елдан катнаша башлый. Ул елны Швециядә узган дөнья беренчелеген совет спортчылары чирекфинал этабында тәмамлый. Тагын дүрт елдан Чилида узганында да безнекеләр шул ук этапта туктап кала. 1966 елда Англия кабул иткән дөнья кубогы ярышлары безнең футболчылар өчен иң уңышлысы. Николай Морозов җитәкләгән коллектив, бронза медаль өчен көрәштә Португалиягә генә оттырып, турнирны дүртенче урында тәмамлый. Шуннан бирле бу уңышны инде кабатлый алган юк. 1970 елгы чемпионатта (Мексика) янә чирекфинал барьерын уза алмадык. 1982 елда (Испания) безнең команданың күрсәткечләре тагын да төште, икенче төркем этабыннан да чыга алмадылар. 1990 елда Италия кабул иткән мундиальдә дә соңгы нокта төркем этабында куелды.
Яңа Россия тарихында да футболчыларыбыз мундиальдәге уңышлары белән сөендерә алганы юк. 1994 елда АКШта узган турнирда да төркем этабыннан чыга алмадылар. Аннары инде чемпионатның үзенә дә сирәгрәк эләгә башладык. 2002 елда берьюлы Япония белән Корея кабул иткән турнирны Олег Романцев шәкертләре Тунисны 2:0 исәбе белән җиңеп башласалар да, японнар белән бельгиялеләргә оттырып, алга таба көрәштән төшеп калган иде. Һәм менә 12 елдан соң безнең футболчыларга үз мөмкинлекләрен сынап карарга тагын шанс туды.
Дөнья футболы лидерлары булган илләр белән безнең мөмкинлекләрне чагыштырып булмый, билгеле. Шулай да безнекеләр турнирда мөмкин кадәр озаграк тоткарланганда, бу чыгышны уңышлы дип бәяләп булачак әле.
Бик теләсәң, хыял чынга аша
Кама Аланы бистәсеннән дүртенче сыйныф укучысы Руслан Дегтяревка яшьтәшләре генә түгел, өлкәннәр дә көнләшеп карыйдыр. Якташыбызга Бразилиягә бару бәхете тәтеде! Русланны 22 июньдә Россия-Бельгия матчына безнең уенчыларны алып чыгачак яшь футболчылар арасында күрә алачакбыз.
Белми калмагыз!
«Мундиаль» сүзе футбол буенча дөнья чемпионатының синонимы буларак моннан 32 ел элек кулланылышка кергән. Футбол сөючеләр моның өчен испаннарга рәхмәтле булырга тиеш. 1982 елда нәкъ менә Испаниядә узган дөнья беренчелегеннән соң, ул популярлашып китә. «Мундиаль»нең испанчадан тәрҗемәсе «дөньякүләм» дигәнне аңлата.
Төркемнән чыгарбыз кебек
Турнир башланыр алдыннан, Казан урамнарында футбол сөючеләр арасында сораштырулар уздырган идек. Аның барышында төп дүрт сорауга җавап эзләдек.
1. Россия җыелма командасының дөнья беренчелегендә катнашуы Сезнең өчен принципиаль әһәмияткә ияме, турнирда ул булмаса, матчларны карар идегезме?
2. Кайсы илләр командаларының уеннарын карарга яратасыз?
3. Россия җыелма командасы составына Сез күрергә теләгән уенчылар кергәнме?
4. Россия футболчылары турнирны нинди нәтиҗә белән тәмамлар дип көтәсез?
Динар Хәмидуллин, менеджер:
1. Принципиаль әһәмияткә ия түгел, безнекеләр финал стадиясенә узмаган булса да, чемпионатны барыбер карар идем.
2. Франция, Италия. Чили.
3. «Рубин» капкачысы Сергей Рыжиковны күрергә бик теләгән идем, мин канәгать.
4. Үз төркеменнән чыгып, 1/8 финалга үтәрләр дип уйлыйм, ә менә аннан соң өмет юк.
Фирдәвес Зариф, язучы һәм журналист:
1. Россия булганга гына игътибар белән караячакмын.
2. Ә болай Бразилия, Испания, Германия, Англия, Франция, Голландия командалары ошый.
3. Аршавин һәм Рязанцевларның булмавы кызганыч. Капкачы Сергей Рыжиковны алуларына канәгать.
4. Иң күп дигәндә, 1/8 финал стадиясенә җитәрләр дип уйлыйм.
Фәрит Нәбиуллин, компьютерчы:
1. Россия уйнамаса да караган булыр идем.
2. Испания, Аргентина, Уругвай.
3. Мин күрергә теләгән Рыжиков бар.
4. Төркем этабын беренче урында тәмамлап, 1/8 финалга узарлар дип ышанам. Аннан соңгысын фаразлау кыенрак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар