16+

ФИНА паркында көн дә бәйрәм (РАСПИСАНИЕ)

«Казан-Арена» стадионы янында ФИНА паркы ачылуы турында хәбәр иткән идек инде. Анда бу көннәрдә Казан халкы, кунаклар һәм спортчылар мәш килә. Парк 16 августка кадәр һәркөнне көндезге 12.00 сәгатьтән 22.00гә кадәр эшләячәк. Анда чемпионат парт­нерларының күргәзмә әйберләре, төрле милләтләр мәдәнияте, республика һөнәрчеләре белән танышып була. Көндез биредә яшь әниләр, оныкларын...

ФИНА паркында көн дә бәйрәм (РАСПИСАНИЕ)

«Казан-Арена» стадионы янында ФИНА паркы ачылуы турында хәбәр иткән идек инде. Анда бу көннәрдә Казан халкы, кунаклар һәм спортчылар мәш килә. Парк 16 августка кадәр һәркөнне көндезге 12.00 сәгатьтән 22.00гә кадәр эшләячәк. Анда чемпионат парт­нерларының күргәзмә әйберләре, төрле милләтләр мәдәнияте, республика һөнәрчеләре белән танышып була. Көндез биредә яшь әниләр, оныкларын...

«Казан-Арена» стадионы янында ФИНА паркы ачылуы турында хәбәр иткән идек инде. Анда бу көннәрдә Казан халкы, кунаклар һәм спортчылар мәш килә.
Парк 16 августка кадәр һәркөнне көндезге 12.00 сәгатьтән 22.00гә кадәр эшләячәк. Анда чемпионат парт­нерларының күргәзмә әйберләре, төрле милләтләр мәдәнияте, республика һөнәрчеләре белән танышып була.
Көндез биредә яшь әниләр, оныкларын җитәкләгән әби-бабайлар күп була, кичкә таба яшьләр килә.
- Миңа «Лада» машиналары тәкъдим иткән машиналар күргәзмәсе ошады. Балалар мәйданчыгы яхшы ясалган, балам шунда бераз уйнап алды, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Элеонора Ильина.
Мин килгәндә, спорт киемнәре кигән бер төркем ханымнар парк уртасында гимнастика ясый иде. Аларны зур сәхнәдән профессиональ тренерлар өйрәтте. Сәхнәнең уң як читендә бер фитнес-клуб тренерлары халыкны шулай ук сәламәт яшәү рәвешенә өнди. Шунда ук инструктор белән киңәшләшеп, үзеңә яраклы күнегүләрне үзләштереп була, ә аерым бер норматив үтәүчеләргә фитнес-клубка бер айлык абонемент бүләк итәләр.
Мәйданның нәкъ уртасындагы «FINA Exspo» чатырында су спорты төрләре тарихы чагылган. Монда чемпионат уздырыла торган илләр буйлап күчеп йөрүче «тере су» капсуласы саклана. Ул галәм киңлекләренә дә очкан, Казансу, Баренц диңгезе төбенә дә төшерелгән. Шулай ук танылган спортчыларның су коену костюмнары, медальләре дә куелган.
- Мин «Казан-Арена» стадионы каршындагы йортларның берсендә генә яшим. Шуңа да бер чарага да битараф калмыйбыз. Әлбәттә, кичләрен бу музыка кайчак комачаулый, ләкин көндез бик күңелле. Татарстанда, Казанда шундый зур чара узуына горурланам, - диде Лена Захаровна.
ФИНА паркы расписаниесе
Һәркөнне
12.00-14.00 - «Казанга рәхим итегез!» концерт программасы.
12.30-13.00 - «Планета фитнес»тан спорт зарядкасы.
14.00-17.00 - Ярышлардан туры трансляция.
17.00-18.00 - Татарстан һәм Россия иҗат коллективлары чыгышлары.
Көн дәвамында интерактив программа һәм бәйгеләр уздырыла. Парк эшен Санкт-Петербургның «Искушение» театры Россия өчен уникаль булган программа - яңгыр астында бию күрсәтә.
Керү бушлай.
29 июль 18.00-21.00 - «Балачак планетасы» фестивале.
30 июль 18.00-19.00 - Никита Савельев концерты. 19.00-21.00 - «JAZZ в усадьбе Сандецкого» импровизацияле музыка халыкара фестивале.
31 июль 18.00-21.00 - «Студентлар йолдызы» фестивале.
1 август 18.00-19.00 - «Хитобои» төркеме рок төркеме чыгышы. 19.00-21.00 - Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле чыгышы.
2 август 18.00-21.00 - «Иман моңы» дини музыка халыкара фестивале.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading