16+

Фәрит Мөхәммәтшинны волонтерлыкка алдылар

XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына кадәр нибары 32 көн калып бара. 6 июль көнне дөньякүләм зур әһәмияткә ия булган вакыйгага старт биреләчәк. Волонтерлар алдында зур бурыч тора - Универсиада вакытында барысы да югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Ярышлар башланыр алдыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин волонтерлар белән очрашып, Универсиадага башкарылган эшләр...

«Казан-2013» башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары - аппарат җитәкчесе Лариса Сулима очрашу вакытында волонтерлыкка гаризалар бирү кампаниясенең нәтиҗәләре белән таныштырып китте. Аның әйтүе буенча, 2011 елның 20 сентябреннән 2012 елның 31 декабре аралыгында барлыгы 50319 кандидат теркәлгән. Шулар арасыннан 27894 кеше Татарстанда яши, 814е чит ил гражданнары булган. Спорт уеннары вакытында исә 20 меңнән артык волонтер эшләр дип көтелә. «Безгә хәзерге Россия тарихында беренче тапкыр егерме меңлек гаскәр - волонтерлар коллективы белән идарә итәргә туры киләчәк», - дип билгеләп узды «Казан-2013» башкарма дирекциясенең волонтерлар белән эшләү буенча департаменты директоры Александр Карпов. Ярышлар вакытында волонтерлар хезмәт күрсәтү отрядларында эшләячәк, бүләкләүче махсус командалар булачак, уңайлыклар тудыру отрядлары оештырыла, шулай ук спортчылар өчен җан атып утыручылар төркемен дә булдырырга уйлыйлар.
Фәрит Мөхәммәтшин волонтерларга ярышлар алдыннан уңышлар теләде һәм: «Волонтерлык ул хөкүмәткә - ярдәм, Сезнең өчен зур мәктәп булып тора. Аны узгач, Сез тагын да үсәчәксез, җаваплылык хисе дә артачак», - дип билгеләп узды. Очрашу ахырында яшьләр Фәрит Мөхәммәтшинга волонтерлар формасын бүләк иттеләр һәм аны волонтер булып карарга чакырдылар. Ул каршы килмәде. Универсиада узгач исә янәдән биредә очрашу уздыруны да ниятләделәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading