16+

Футбол чемпионатына көннәрне саный башладык

Казан мэры Илсур ­Метшин белән Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов символик төймәгә басып, футбол буенча дөнья чемпионатыннан аерып торган мең көннең кимү тәртибенә старт бирделәр.

Футбол чемпионатына көннәрне саный башладык

Казан мэры Илсур ­Метшин белән Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов символик төймәгә басып, футбол буенча дөнья чемпионатыннан аерып торган мең көннең кимү тәртибенә старт бирделәр.

Әлеге чара «Олимп» стадионында «Россиядә 2018 елда футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты башланырга 1000 көн» кубогына Казан футбол сөючеләре лигасының финал турниры кысаларында оештырылды.

- Бу бөтен илебез өчен дулкынландыргыч вакыйга, - дип мөрәҗәгать итте спортчыларга Илсур Метшин. - Без 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионатын үткәрү хокукын яуладык. Ул - тамашачылар, катнашучы илләр, телевизион вакыт буенча спорт дөньясындагы иң колачлы вакыйга. Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү тәҗрибәсе булса да, Казан чараның монысына да җитди әзерләнәчәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, Татарстан хөкүмәте һәм казанлылар белән бергә, 1000 көннән соң Казан футбол буенча дөнья чемпионатын лаеклы кабул итсен өчен барысын да эшләячәкбез. Бу - безнең өчен зур горурлык, бу - Казанның иң яхшы шәһәр булуын бөтен дөньяга тагын бер таныту мөмкинлеге.

Владимир Леонов сөйләгәнчә, Футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары Россиянең унбер шәһәрендә барачак. Казанда чемпионатка кадәр Конфедерация кубогының дүрт матчы узачак. Футбол буенча дөнья чемпионаты көннәрендә Казанда 1/8 һәм 1/4 төркем турнирлары буенча алты матч уйналачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading