16+

Футболдан операга сикәлтәле юллар аша

Сочида чыгыш ясарга җыенган Ванесса Мэй профессиональ спортны үз иткән бердәнбер сәнгать вәкиле түгел, билгеле. Дөнья буйлап эзли башласаң, спорт белән музыканы бәйләгән шактый шәхесләрне очратырга була. Тик аларның күбесе - травма нәтиҗәсендә профессиональ спорттагы карьераларын иртә тәмамлап, сәнгать юлыннан киткән кешеләр. Дөнья операсы күгендә Зураб Соткилава һәм Хулио Иглесиас...

Футболдан операга сикәлтәле юллар аша

Сочида чыгыш ясарга җыенган Ванесса Мэй профессиональ спортны үз иткән бердәнбер сәнгать вәкиле түгел, билгеле. Дөнья буйлап эзли башласаң, спорт белән музыканы бәйләгән шактый шәхесләрне очратырга була. Тик аларның күбесе - травма нәтиҗәсендә профессиональ спорттагы карьераларын иртә тәмамлап, сәнгать юлыннан киткән кешеләр. Дөнья операсы күгендә Зураб Соткилава һәм Хулио Иглесиас...

Мадридның данлыклы «Реал» клубы капкачысы буларак зур өметләр багланган Хулио Иглесиас, мәсәлән, 18 яшендә автомобиль һәлакәтенә юлыгып, ике ел хастаханәдә дәваланырга мәҗбүр була. Алган имгәнүләр егетнең футболдагы зур планнарына нокта куя.
СССРның халык артисты Зураб Соткилаваның заманында Грузиянең яшьләр җыелма командасы капитаны булуы мәгълүм. 1958 елда ул Тбилиси «Динамо»сының төп составына кабул ителә. Әмма авыр травма Соткилаваны футболны калдырырга мәҗбүр итә. Аннан соң ул Тбилиси политехника институтын, Тбилиси консерваториясен, аспирантураны тәмамлый.
Танылган артист, нинди сәхнәләрдә генә җырламасын, кайчандыр футболчы булуын онытмый. 1981 елда Тбилиси «Динамо»сы Кубок ияләре кубогын яулаганнан соң, җырчы Миланның данлыклы Ла-Скала театры сәхнәсендә чыгыш ясый. Концертны алып баручы аннан: «Сезне тамашачыларга ничек итеп тәкъдим итәргә?» - дип сорый. Итальяннарның ни дәрәҗәдә футболны фанатикларча яратуын яхшы белгән җырчы икеләнеп калмый: «Мине Тбилиси «Динамо»сының элекке сакчысы дип тәкъдим итегез», - ди.
Спорттан китсә дә, футбол белән мавыгуын җанатар буларак саклап калган җырчыга, бу мавыгу сәхнәдә чыгыш ясарга комачауламыймы, дигән сорауны еш биргәннәр. «Сәхнәдәге чыгышым белән матчларны күзләүне бергә алып барган вакытлар шактый булды», -ди ул истәлекләрендә.
- Спорт комментаторы Николай Озеров белән якын дуслар идек. Ул мин катнашкан бер генә спектакльне дә калдырмады. Бервакыт спектакль Тбилиси «Динамо»сының «Спартак» белән уены вакытына туры килде, матчның Тбилисидан туры трансляциясе булырга тиеш иде. Спектакль алдыннан Озеровка, уенның исәбен сиңа сәхнәдән җиткерермен, дип сүз бирдем, ул, билгеле инде, ышанмады. Мин суфлерны башта ук, радиодан матчның трансляциясен тыңла, исәпне миңа җиткерерсең, дип кисәтеп куйган идем.
Залга күз төшерәм: Озеров тыныч кына тыңлап утыра. Чыгышның уртасында суфлер ымнар белән, безнең файдага өчкә бер, дип аңлата. Үзем ария җырлыйм, үзем шунда ук аның сүзләренә, безнең файдага өчкә бер, дип өстәп куям. Залдагылар берни сизми, опера тыңлауга бирелгән. Менә Озеровны күрсәгез иде шул мизгелдә: ул, алай булырга мөмкин түгел дигәндәй, кулларын болгый иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading