16+

Футболдан соң көрәш, яки сезонны ачтык!

НиҺаять, зарыгып көткән көрәш сезоныбызны да ачып җибәрдек. Кайда дисезме?

Футболдан соң көрәш, яки сезонны ачтык!

НиҺаять, зарыгып көткән көрәш сезоныбызны да ачып җибәрдек. Кайда дисезме?

Арборда! Тарихыбызга күз салсак, бу матур вакыйгабыз безнең 29 ел дәвам итә икән инде. Менә шушы вакыт аралыгында Арборыбыз үзенең даны белән республикабызга гына түгел, бөтен дөньяга таралырга өлгерде. Кемнәр белән дисезме? Татарстанның атказанган тренеры Дамир Гобәйдуллин тәрбияләгән Татарстанның атказанган спорт осталары – бертуган Айдар һәм Ринат Хәйретдиновлар белән. Безнең бу данлыклы шәхесләребез әле дә булса көрәш дөньясында якты “йолдыз” булып яна бирәләр.

Быелгы ярышларыбыз тагын Арбор халкы күңелендә озак сакланыр, мөгаен. Ярышларыбыз көне быел аеруча зур тантанага әверелде. Бәйгегә килгән яшь көрәшчеләребез дә, арборлылар үзләре дә зур тамашаның шаһите булдылар. Мәктәп ишек алдында “менә” дигән заман таләпләренә җавап бирә торган футбол кыры ачылды. Мәктәп балаларына гына түгел, авыл яшьләре өчен дә зур бүләк булды бу. Аның ачылышыннан соң бар халык янә спортзалга агылды. Тантанага килгән район җитәкчеләре дә яшьләребезнен матур көрәшен тамаша кылдылар. Безнең бу көрәшебезнең тагын бер үзенә генә хас традициясе бар. “Арбор” җәмгыяте ел саен бер көрәшчегә сәпид тапшыра. Бу олы бүләккә лаек булганчы көрәшчеләргә байтак тир түгәргә туры килә. Быел бүләкне Фәнзил Кәбиров алды. Аның бу икенче сәпиде инде. Менә бит, тырышлык җирдә ятмый.

Көрәшебез дә көтелгәннән кәттәрәк булып чыкты. Замана зәхмәте дә комачау итә алмаган. Бөтен санитар таләпләр үтәлгән хәлдә, ярышларыбызга 2003 елда һәм аннан соңгы елларда туган 85 көрәшче килгән иде. Тырышалар ярышны оештыручылар. 1- 4 урыннарны яулаучыларга акчалата бүләкләр, медальләр тапшырылса, хөкемдарларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Барлык катнашучылар ике мәртәбә ашханәдә бушлай тукландылар. Кайда бар әле ул мондый хөрмәт? Инде менә шушы традициябезне югалтмыйча, Арбор данын югары тотып, киләчәк 30 нчы - юбилей ярышында да катнашырга язсын иде барыбызга да.

Инде бу ярышларыбызның чемпионнары белән дә таныш булыйк. Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр мәктәбе-36 кг./, Ислам Йосыпов /Чепья-40 кг./, Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел-45 кг./, Фәнзил Кәбиров /Арбор-50 кг./, Рүзәл Гайфетдинов /Пыжмара-55 кг./, Әлфис Галимов /Бөрбаш-60 кг/, Әдел Фазылҗанов /Норма-65 кг./, Рәнис Зарипов /гимназия-70- җкг./, Ильяс Шакиров /Арбор-80 кг./, Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш-90 кг./, Дмитрий Никифоров /110 кг./.

Ярышларыбыз тәмам, ләкин алар дәвам итә. Киләсе очрашуыбыз Бөрбаш авылында, Рафил Галимуллин истәлегенә узучы ярышларда булачак.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading