Шәһри Казан

Хоккей белән «авырдык»

«Хоккей белән бала чакта авырсаң - ул гомерлеккә» дип җырлый җанатарлар. Мин дә шундый бер «авыру» инде. Тапкырлау таблицасын яттан өйрәнеп бетергәнче үк легендар хоккейчыларыбызның исем-фамилияләрен ятлаган идем.

Атна буе уйнадык
Балалары спорт белән шөгыльләнгән ата-аналар мине бик яхшы аңларлар, балалардан бигрәк нәкъ менә алар күбрәк «янып-көеп», бөтен җаны‑тәне белән шул спорт казанында кайный. Казанның «Волна» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе уздырган сезонара хоккей ярышлары нәкъ менә шундый казанга әверелде дә куйды. Эш дими, башка мәшәкатьләр дими, барысын да ташлап, баласына көч‑куәт бирәм дип чаба инде ата-ана. Казаннан гына түгел, чит төбәкләрдән килүчеләр дә байтак иде. Катнашучыларның географиясе шактый киң - турнирда Башкортстан, Ижау, Самара, Оренбург, Мәскәү өлкәләре, шуңа өстәп Казанның өч командасы атна дәвамында көч сынашты. Россия беренчелегенең төрле зоналарында чыгыш ясаган әлеге командаларның кайберләренә моңарчы да теге яки бу турнирларда үзара көч сынашырга туры килгән булса, икенчеләре исә бөтенләй дә белмәгән-күрмәгән, күбесе өчен билгесез көндәш иде.

Әйтик, Ступиноның (Мәскәү өлкәсе) «Капитан» командасы көтелмәгән бер сюрприз булды. Электән үз традицияләре булган, дөньякүләм билгеле уенчылар чыккан, заманында хоккей учагы булган Мәскәү өлкәсе командасы белән очрашу күпләр өчен яңа сезон алдыннан үзенә күрә бер сынау да әле. Башаяк яңа формаларга киенгән башка командалар арасында «Капитан»ның ишегалды командалары төслерәк төрлечә киенгәнлеген күрү бераз сәеррәк иде. Баксаң, алар Бөгелмәдә җыеннар уздырып, өйгә кайтып барышлый юл уңаеннан кергәннәр икән. Әллә үзләрендә бозга кытлык, әллә алдарак әйтеп үткәнемчә, совет заманындагы төсле хоккей учагы дөрләп янмыймы икән Мәскәү өлкәсендә? Меңнәрчә чакрымнар узып җыенга йөрүләре бушка булмаган - үзләре белән өч Бөгелмә уенчысын да эләктереп килгәннәр. Уеннары тренерларның күңеленә хуш килсә, билгеле ки, алар Мәскәү тарафына юл тотачак, шул ук командада бер бөгелмәле икенче сезон уйный инде. Бер яктан карасаң, яшь татарстанлылар өчен бу бик яхшы, бәлки аларга киләчәктә зур хоккейга мөмкинлекләр ачылыр, ә икенче яктан, шул рәвешле талантлы яшьләребезне читләр чүпләп алып китә тора. Ул егетләрне гаепләп тә булмый, чөнки аларның сайлау мөмкинлеге чикле - ике ел элек Бөгелмәнең «Арыслан» командасы (2000 елда туганнар) Россия беренчелегендә уңышлы гына чыгыш ясаган булса, бүгенге көндә ул бөтенләй юк, ә тренеры үзенең туган ягы - Воскресенск шәһәренә кайтып киткәндә, үзе белән берничә уенчыны алып киткән, калганнары Тольятти, Нефтекамск һәм тирә-юньдәге шәһәрләргә таралышкан. Аннан соң «диван белгечләре» чаң суга башлый - ә нишләп соң әле «Ак Барс»та легионерлар уйный? Уйнамый кая барсыннар, миллионнар түләгәч, ә үзебезнең яшь талантлар читкә агылгач.

Трибуна «стратеглары»
Ә ярышларга килгәндә, беренче тапкыр гына оештырылуга карамастан, алар шаулап-гөрләп, югары дәрәҗәдә узды. Иң шаулашкан халык, әйтәм бит, ата-аналар. Керпегә дә үз баласы иң йомшагы булган кебек, һәркемгә үз баласы кадерле, газиз, аныкы гына яхшы уйный да ул гына «йолдыз»! Вакытыннан алда баласыннан «йолдыз» ясарга маташучылар аз түгел. Ярышларның икенче көнендә трибунада басып торам, янәшәмә этенә-төртенә бер ханым килеп басты. «Минеке ничек, уйный аламы?» дип «подружка»сына сорау яудыра башлады. Сумкасыннан нидер эзләп аска иелгән чагында бозда бер уенчы көндәшен төртеп еккач:

- Күрмичә калдым, ни булды анда, нигә аңа штраф бирделәр, - дип сораштыра башлады.

Сәбәбен аңлатып биргәч:

Реклама

- Ул бит үзе егылды, этмәде ул аны, - дип үзенекен исбатларга тотынды.

Хәзер ир‑атлар гына түгел, гүзәл затларыбыз да, ничә еллар балаларын җитәкләп боз тирәсендә йөргәч, бу уенның тәртибен, кагыйдәләрен су урынына эчә. Үз шәһәрендә генә түгел, читтәге уеннарның берсен дә калдырмыйча йөрүчеләр бар. Спортчылар хорафатларга ышанучан халык, электән калган гадәт буенча, кайбер тренерлар әниләрне башка шәһәргә команда белән бер автобуста баруны тыя. Әмма хатын-кызларны моның белән генә туктатып калып буламыни - алар «попуткада» да бара, поездда да селкенеп барырга әзер, кыскасы, «янган өйгә дә керә, чабып барган атны да туктата» спортчыларның әниләре! Ә менә Яшел Үзәннең «Ледокол» командасы уенчылары читтәге һәр уенга талисман итеп үзләре белән бер малайның әбисен йөрткәннәрен сөйләгәннәр иде. Берьюлы талисман-әби авырып баралмыйча калган, ә команда җиңелеп кайткан. Һәркемнең үз хорафаты шул.

Ата-аналар турында язуым юкка гына түгел. Елына 50‑60 уенны «тереләй» күзәтеп, әллә нинди күренешләрнең шаһиты буласың. Футбол белән чагыштырганда, хоккей белән «авыручылар» күпкә тынычрак, әмма тәрбиялелек дәрәҗәсе плинтустан түбән булганнар анда да очрый. Кайвакытта «трибуна стратеглары»ның: «бәреп ек тегене», «өзеп ташла» дигән өндәүләрен дә ишетергә туры килә. Сүз запасы җитенкерәп бетмәгән очракта колакка бөтенләй үк ятышлы булмаганнары да ычкына. Һәм болар барысы да кагыйдәсез көрәш яки гладиаторлар сугышында түгел - ә балалар спортында! Күп очракта әти-әнисен үрнәк итеп алып, аңа охшарга тырышкан бала бозда нишләргә тиеш?! Алма бик сирәк очракта гына шомырт төбенә тәгәри, «хәзерге яшьләр бозык» дип тик утыр аннары! Балалар тирләп-пешеп, мәш килеп көч сынаша да, ахырдан иптәшләрчә кул бирешеп аерылыша, ә ата-аналар һәрчакта да дустанә мөнәсәбәттә калмый. «Трибуна стратеглары» өйгә кайткач «диванныкына» әйләнә - интернетта әйткәләшү башлана. Ул сайтларда пычрак атышуны балалар да күзәтеп барганны уйлап та бирми кайберәүләр. Ни генә дисәң дә, тәрбия дәрәҗәсе тулаем алганда түбәнрәк әле бездә. «Сникерс-марслар» ашап, әлеге буынның шәхес булып җитлегү чоры туксанынчы еллар башбаштаклыгына туры килүе үз эшен эшләми калмагандыр, күрәсең.

Күрәселәр алда әле
Бер турнир турында гына яза башлап, әллә кайларга кереп кителде. Хәер, ул уйлар спорт тирәсендә кайный башлаганнан бирле чуала инде. Ерактан караганда бар да матур кебек. Күбебез бит теге яки бу спорт уенын күзәтеп, айсбергның су өстенә чыгып торган җидедән бер өлешен генә күргән кебек, аның әзерлек өлешен күрмибез дә, күпме тырышлык таләп иткәнен, көч‑тир түгелгәнен күз алдына да китермибез. Шул казанның эчендә кайнаганда бөтенләй башкача - һәрбер җиңелү дә ачырак, җиңүе дә татлырак шул. Шөкер, бу турнирда җиңүчеләр баскычының өчесен дә казанлылар - «Ак бүре», «Зилант», «Волна» командалары биләде. Әмма хикмәт әлеге медальләрдә генә түгел. Мондый турнирларда катнашу - яңа сезонга әзерлекнең бер этабы гына. Ул Россия беренчелегендә уеннар башланганчы (алда атап үтелгән Казан командалары быел Идел буе зонасының А төркемендә көч сынашачак) җитешсезлекләрне ачыклау, төп составта уйнаячак уенчыларны барлау өчен менә дигән чара. Ә калганы инде тренерларның өйрәтү, уенчыларның уйнау осталыгыннан тора. Әлбәттә, җанатарлардан башка гына булмаячак. Безнең кебек «трибуна стратеглары»на эш җитәрлек булачак әле. Хоккей бит ул, аңардан тиз генә «терелеп» булмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: