16+

Хоккейчылар өчен генераль репетиция башлана

Сочи Олимпиадасында Россия данын яклаячак хоккейчыларның исемлеге инде ачыкланып беткән дияргә була. Кайбер кандидатлар буенча гына хәлиткеч карарга киләсе бар. Ил җыелма командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов составка ахыргы штрихлар кертү өчен гыйнвар башында Америкага юл алачак. Баш остаз исемлекне вакытыннан алда яңгыратуны кирәк тапмый, шулай да, кайбер позицияләр буенча...

Хоккейчылар өчен генераль репетиция башлана

Сочи Олимпиадасында Россия данын яклаячак хоккейчыларның исемлеге инде ачыкланып беткән дияргә була. Кайбер кандидатлар буенча гына хәлиткеч карарга киләсе бар. Ил җыелма командасының баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов составка ахыргы штрихлар кертү өчен гыйнвар башында Америкага юл алачак. Баш остаз исемлекне вакытыннан алда яңгыратуны кирәк тапмый, шулай да, кайбер позицияләр буенча...

- Америкага ике уенчыны карау өчен генә баруыгыз дөресме?
- Әйе, кайбер шикләрем бар, шуңа, ахыргы карарга килер өчен, сәфәргә чыгарга кирәк.
- Вакытыннан алда бернинди исемне дә атамаячаксыз инде, шулай да бу сорауга җавап бирерсез дип уйлыйм: Сочига барачак состав ни дәрәҗәдә тупланган дип саныйсыз?
- Олимпиадада чыгыш ясаячак состав инде мәгълүм. Шулай да тагын бер-ике фамилия буенча ачыклык кертеп бетерәсе бар әле. Аларны составка алу ни дәрәҗәдә файдалы булыр, шуны ачыклыйсы бар.
- Евротур этапларына чакырылмаган уенчылар тагын да мәртәбәлерәк халыкара турнирларда катнашуга өмет итә алмыймы? Мәсәлән, шул ук Евгений Кузнецов.
- Бик катлаулы мәсьәлә. Без бу уенчыны күзәтәбез, шанслары бармы, юкмы - әлегә кистереп кенә әйтеп булмый. Барысы да аның КХЛ чемпионатында үзен алга таба ничек күрсәтүеннән тора.
- Олимпиадага барачак капкачыларга килгәндә, аларның икесе НХЛдан, берсе КХЛдан булачакмы?
- Мөгаен, шулай булыр. «Беренче канал кубогы» турниры КХЛдан Олимпиадага барачак капкачыны ачыклар, дип уйлыйм.
Сүз уңаеннан, бу бәхетле юллама Казан яки Мәскәү командасы вәкиленә эләгер, мөгаен. Бүген Сочида старт алачак «Беренче канал кубогы» ярышларында (Евротурның Россия этабы) Россия командасы капкасын голкиперлар Константин Барулин («Ак Барс») белән Александр Еременко («Динамо») саклаячак. 23 уенчыдан торган исемлеккә Казан клубыннан шулай ук сакчылар Евгений Медведев белән Илья Никулин, һөҗүмчеләр Александр Бурмистров, Александр Свитов һәм Алексей Терещенко кергән.
22 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк «Беренче канал кубогы»н, тулы составта булмаса да, ил җыелма командасы өчен Олимпиада алдыннан генераль репетиция дияргә мөмкин. Монда КХЛ уенчылары гына түгел, Олимпиада турнирын кабул итәчәк боз сараеның мөмкинлекләре дә сынала бит.
Баш тренер Зиннәтулла Билалетдинов, беренче күнекмәләр уздырганнан соң, боз сараеннан канәгать калуын җиткерде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading