16+

Яшьләр, кайнарлар, хислеләр: яшьләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды

Казанда 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. “Татарстан яшьләре” газетасына призларына үтүче бәйге буларак та беләбез әлеге турнирны. Быел ул 52нче тапкыр оештырылды.

Яшьләр, кайнарлар, хислеләр: яшьләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды

Казанда 17-18 яшьлек егетләр арасында көрәш буенча Татарстан беренчелеге узды. “Татарстан яшьләре” газетасына призларына үтүче бәйге буларак та беләбез әлеге турнирны. Быел ул 52нче тапкыр оештырылды.

Татар егетләре, яшь көрәшчеләр өчен әлеге ярышларның роле бик зур. Егетләр, бала вакыттан көрәшә-көрәшә дә, берзаман көрәшне дәвам итәргәме-юкмы дигән сорау килеп баса. “Татарстан яшьләре” газетасы призларына уза торган турнирга эләктеме – ул инде акрынлап кына өлкәннәр арасына да керә дигән сүз. Балалар һәм яшьләр арасында сайлап алу мөмкинлеге зур чорда, көрәш белән азапланырга теләмәүчеләр арткан бер вакытта мондый ярышлар бигрәк тә кирәк. Шөкер, бездә башта 13-14, аннан 15-16 һәм, ниһаять, 17-18 яшьлекләр арасында көрәш ярышлары узып тора.

Казанның “Тулпар” спорткомплексында узган быелгы ярышта 33 командадан 220ләп көрәш бил алышты. Зәмһәрир  салкын көннәрдә башкалага килүче командалар тагын да азрак булыр төсле тоелган, шөкер, килеп җиттеләр. Рәсми ярышларга бик сирәк йөрүче Чүпрәле, Ютазы, Нурлат районнарыннан егетләр килүе дә куандырды. Берничә егет белән генә булса да, килделәр, хәтта чемпион да булдылар (чыгышы белән Аксубай районыннан булып, Нурлат өчен көрәшкән авылдашым Илдус Камалов әнә үз авырлыгында җиңүче булып танылды).

Фаворитлар кем дигәндә, анысы бәйгенең беренче көне тәмамлануга билгеле булды. Әлмәт командасының бер-ике көрәшчесе генә төшеп калган иде беренче көнне. Узган елда да нәкъ менә нефтьчеләр төбәге көрәшчеләре командалар беренче җиңү яулаган иде. Быел да ныклап әзерләнеп килгәннәр. Күнегүләрне 2 гыйнвар көнне үк башлап җибәргән әлмәтлеләр 9 үлчәү авырлыгының 5сендә җиңүче яки призер булды. Команданың тренерларыннан берсе Фәнил Минһаҗев сүзләренә караганда, аларда чыннан да бик шәп буын көрәшчеләр үсеп чыккан. Алга таба ничек булыр – анысын әлегә әйтеп булмый. Чөнки әлеге дә баягы яшьләр башка спорт төрләренә, бигрәк тә олимпия төрләренә яки артык тир түкми торган төрләргә тартыла икән.

Мамадыш командасы яшьләр арасында һәрвакыт фаворитлар арасында санала. 2023 елда алар өченче урынны яулаган иде. Быел исә икенчегә күтәрелделәр. Ярышларның финал өлешләрен тамаша кылган Россия Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин да үзенең Мамадышта эшләгән чорын искә алып, шул вакытта районда республика, хәтта дөньякүләм танылган көрәшчеләр үсеп чыгуын искә алды. Мамадышлыларга теләге бер генә булды: көрәш үсешен туктатмаска!

Ә менә өченче урынга, көтмәгәндә, Азнакай командасы урнашты. Хәер, монда да яшьләр белән эшли беләләр. Шул ук Әлмәт командасы белән алыш-биреш ясап торалар. Аннан килеп, бер төркем яшь тренерлар (айрат Миңнегалиев, Артур Миңнеханов, Руслан Гәрәев) җитәкчелегендә биредә яшь буынны, беренче чиратта, көрәшкә тартырга тырышу сизелә. Әле күптән түгел генә яшьләр арасында гел чемпион калып килгән Илфат Миңнегалиев кебек егетләре инде әнә дөнья чемпионнары булып та танылдылар.

Кукмара, Балтач, Яңа Савин, Чаллы, Теләче, Актаныш командалары да үз югарылыгында чыгыш ясады. Казанның үзендә яңа клуб – танылган көрәшче һәм эшмәкәр Расих Габдрахманов теләктәшлегендә “Зилант” командасы да акрынлап үрләр яулый башлады. Әлегә алар 10нчы урында. Ирешәсе үрләре алда, дип ышаныйк.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:
55 килограммга кадәр:
1.    Артур Лукьянов (Чаллы)
2.    Муса Әнвәров (Актаныш)
3.    Ильяс Габдрахманов (Саба) һәм Алмаз Камалов (Балтач)

60 килограммга кадәр:
1.    Инсаф Ногманов (Яңа Савин)
2.    Рәмис Нурматов (Кукмара)
3.    Җәмил Ибраһимов (Зәй) һәм Газинур Хәеров (Актаныш)

65 килограммга кадәр:
1.    Ислам Кәримов (Мамадыш)
2.    Данис Әүхәдиев (Яңа Савин)
3.    Рафил Ибраһимов (Теләче) һәм Әлфис Галимов (Балтач)

70 килограммга кадәр:
1.    Илдус Камалов (Нурлат)
2.    Чыңгыз Агаларов (Әлмәт)
3.    Рузил Мокимов (Актаныш) һәм Ринат Галимов (Азнакай)

75 килограммга кадәр:
1.    Булат Москов (Әлмәт)
2.    Ислам Шәяхмәтов (Азнакай)
3.    Ранис Зарипов (Балтач) Илназ Хафизов (Биектау)

80 килограммга кадәр:
1.    Булат Яруллин (Кукмара)
2.    Роман Спиридонов (Әлмәт)
3.    Әмир Якупов (Яңа Савин) һәм Юныс Әхмәдиев (Балтач)

85 килограммга кадәр:
1.    Ислам Закиров (Азнакай)
2.    Данис Ибраһимов (Әлмәт)
3.    Илгизәр Хәмидуллин (Мамадыш) һәм Әмир Саттаров (Теләче)

90 килограммга кадәр:
1.    Артур Халиков (Чаллы)
2.    Дияз Вәлиәхмәтов (Арча)
3.    Аяз Газизов (Кукмара) һәм Булат Хәйруллин (Мамадыш)

110 килограммга кадәр:
1.    Махмич Осман (Әлмәт)
2.    Артем Варламов (Саба)
3.    Илшат Шәрәпов (Азнакай) һәм Булат Шакиров (Арча)

Командалар беренчелеге: 1) Әлмәт, 2) Мамадыш, 3) Азнакай, 4) Кукмара, 5) Балтач, 6) Яңа Савин-1, 7) Чаллы, 8) Теләче, 9) Актаныш, 10) “Зилант” (Казан), 11) Саба, 12) Арча, 13) Зәй, 14) Апас, 15) Балык Бистәсе, 16) Чүпрәле, 17) Тукай, 18) Яңа Савин-2, 19) Биектау, 20) Лаеш, 21) Түбән Кама, 22) Питрәч, 23) Буа, 24) Әтнә, 25) Кайбыч, 26) Баулы, 27) Нурлат, 28) Чаллы-2, 29) Ютазы, 30) Алабуга, 31) Минзәлә, 32) Балтач-2, 33) Чирмешән.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading