16+

Исинбаева «төсле» җәнҗал үзәгендә

Халыкара Олимпия комитеты Россия спортчысы Елена Исинбаевага каршы санкцияләр кабул итмәкче. Бу хакта Комитет президенты Жак Рогге белдергән.

Исинбаева «төсле» җәнҗал үзәгендә

Халыкара Олимпия комитеты Россия спортчысы Елена Исинбаевага каршы санкцияләр кабул итмәкче. Бу хакта Комитет президенты Жак Рогге белдергән.

Россия территориясендә балалар арасында гей-пропаганданы тыю турындагы законны хуплап, Исинбаева халыкара җәнҗал үзәгендә калды. Җиңел атлетика буенча Мәскәүдә узган дөнья чемпионатында Исинбаева шул хакта белдергәч, спорт дөньясында шау-шу купты. Кайберәүләр бу уңайдан Сочида узачак Олимпия уеннарына каршы бойкот белдерергә дип чыкты. «Ярышларда һәркем катнаша ала, әмма алар («төслеләр») урамда үзләренең бер-берсен яратуларын ачыктан-ачык күрсәтеп йөрергә тиеш түгел. Бездә моны тыючы закон бар һәм аны һәркем ихтирам итәргә тиеш. Бездә хатын-кызлар - ир-атлар белән, ир-атлар хатын-кызлар белән яши, элек-электән шулай килгән», - диде өч тапкыр дөнья чемпионы Е.Исинбаева үзенең әңгәмәсендә.
Танылган хоккейчы Илья Ковальчук Исинбаеваны яклап чыкты. Аның белдерүе шулай ук чит ил спортчылары арасында тискәре чагылыш тапты. «Мин бу закон белән тулысынча килешәм. Дөнья ирекле, әмма россиялеләр шушы юлны сайлаган һәм без мондый карарны ихтирам итәргә тиеш», - диде СКА командасы капитаны.
Исинбаева Мәскәүдә алтын медаль алган көнне көмеш призеры булган АКШ спортчысы үзенең уңышын традицион булмаган ориентацияле дусларына багышлаган. Швед спортчысы ярышларга тырнакларын салават күпере төсләренә буяп чыккан, ул төсләр законга каршы протест белдерүне аңлата.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading