16+

«КамАЗ» «Дакар»да чыныга

Быелгы «Дакар» ралли-марафоны да «КамАЗ-Мастер» экипажларының зур уңышы белән тәмамланды. Йөк автомобильләре зачетында Андрей Каргинов экипажы ике атналык марафонны - беренче, Эдуард Николаев экипажы өченче урында тәмамлады. Дүртенче-бишенче урыннарны да Чаллы спортчылары яулады.

«Дакар-2014»тә экипажлар да, машиналар да ныклык-чыдамлыкка зур сынау узды. Бу ралли-марафон узганына караганда шактый катлаулы иде, автомобильләргә авыр махсус участокларны ике тапкыр күбрәк узарга туры килде.
«Дакар»да 1996 елдан бирле катнашып килгән «КамАЗ-Мастер» командасының бу уникенче җиңүе. Россиягә беренче җиңүне 18 ел элек Виктор Московских экипажы китергән иде. 2000-2004, 2006, 2010-2011 елларда ралли Владимир Чагин экипажы триумфы белән тәмамланды. 2005 һәм 2009 елларда Фирдәвес Кәбиров идарә иткән экипаж беренчелекне бирмәде, узган ел исә Эдуард Николаев экипажына тиңнәр булмады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading