16+

Казанда 12 февральдә массакүләм чаңгы узышлары була

Казанда 12 февральдә “Россия чаңгы юллары-2022” Бөтенроссия массакүләм чаңгыда узышу үткәрелә. Спорт чарасында казанлылар һәм республиканың башка шәһәрләрендә, районнарында яшәүчеләр дә килеп, катнаша ала.

Чаңгы узышы дүрт мәйданда оештырыла: Горки-Әмәт урман паркында, Гаврилов урамында Казансу буенда, Нагорный бистәсендә. Үзәк шәһәр старты Юдино бистәсендәге “Локомотив” стадионында бирелә. Биредә спорт чарасы 8.00 сәгатьтә башлана, массакүләм узыш 12 сәгать 30 минутта.
Чаңгы узышларына теркәлү Казанның Үзәк стадионында башкарыла (Ташаяк урамы, 2, матбугат үзәге, 2 нче кат). Теркәү 9.00-18.00 сәгатьләрдә бара, үзең белән шәхесне раслаучы документ һәм медицина белешмәсе зарур.

Фото: http://muslumirc.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading