16+

Казанда скандинав йөреше фестивале була

Соңгы вакытта иң популяр спорт төре - стандинав йөреше. Кала халкы да, саланыкы да кулына таяк тотып йөри хәзер. Шулай булмый ни, ул бит гәүдәнең 90 процент мускулын ныгытырга сәләтле.

Казанда скандинав йөреше фестивале була

Соңгы вакытта иң популяр спорт төре - стандинав йөреше. Кала халкы да, саланыкы да кулына таяк тотып йөри хәзер. Шулай булмый ни, ул бит гәүдәнең 90 процент мускулын ныгытырга сәләтле.


Йөрәк, үпкә эшчәнлеген яхшырта. Муен, иң башы авыруларын киметә, умыртка баганасын турайта. Башка спорт төрләре белән чагыштырганда ул буыннарга көч килтерми. Соңгы мәгълүматлар буенча әлеге спорт төре белән Россиянең 4 миллион кешесе даими шөгыльләнә.

Татарстан халкы да ил күрсәткечләреннән калышмый. 27 май көнне Волгоград, Новосибирск шәһәрләре белән бер рәттән Казанда да скандинав йөреше фестивале узачак. «Хәрәкәт иреге» дип аталган чара «Крылья Советов» паркында үткәрелә.

Фестивальдә катнашу өчен паркка ни бары спорт киеменнән генә килергә кирәк. Таякларны шунда ук "прокатка" алып торып булачак. Скандинав йөреше белән әле таныш булмаганнар өчен 11 сәгать 30 минутта инструктор дәрес үткәрә. Тәҗрибәлерәк катнашучылар исә, 13 сәгатьтә үзара ярыша да ала. Җиңүчеләрне 50 яшькә кадәр, 51-60 яшь, 61-70 яшь, 71 яшьтән олырак яшь категорияләрендә бүләклиячәкләр. Физик яктан гына түгел, рухый яктан да ныгып кайтачак бу көнне ярышучылар. Спорт өлешеннән тыш интеллектуаль ярышлар да үткәрелә.


Йөгергәндә сәгатенә 500 килокалорий яна, тәннең 40 процент мускулы эшли. Скандинав йөрешендә - 700 килокалорийны югалтасың, 90 процент мускул хәрәкәткә килә.
Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: 8-800-222-04-58
Алисә Сабирова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading