Авыл Сабантуйларында балалар арасында барган көрәштә Рамазан беренчелекне бирми. Аңа тиңнәр юк. Әтисе кебек тренер булганда, спортның иң авыр төре дә җиңел бирелә. Алар әле футбол да уйный, турнирларда җиңеп чыга.
Скопировать ссылку

Биектау авылында яшәүче 10 яшьлек Рамазан Миннебаев соңгы вакытларда үзенең шәхси рекордлары белән райондашларны таң калдыра. Күптән түгел генә ул спорт гимнастикасы буенча Татарстан Республикасы беренчелегеннән 7 медаль алып кайтты. Рамазан әлеге спорт төренә шул дәрәҗәдә бирелгән, хәтта көн саен берничә сәгатькә сузылган спорт күнегүләре дә аны ялыктырмый. Спортта күрсәткән уңышлары белән ул социаль челтәрләрдә дә уртаклаша, үзенең блогын алып бара. Ирексездән уйлап куясың: булачак олимпия чемпионы үсә! Рамазан белән якыннанрак танышкач, хыялларының дөрестән дә бик җитди икәненә инанасың.
«Цукахара почмагы» дигән элементны Рамазан үзенең шәхси элементы дип саный. Чөнки аны республикада бары тик Рамазан гына эшли ала. 10 яшь кенә булуына карамастан, спортчы олылар гына булдыра ала торган катлаулы элементларны бик оста башкара.
Спортта үзенең беренче адымнарын ясый башлаганда аңа нибары 4 яшь була. Тренеры, малайның максатчанлыгын, үҗәтлеген күреп, аңа спорт гимнастикасына күчәргә тәкъдим ясый. Озак та үтми, Рамазан җиңү артыннан җиңү яулый башлый. Ә соңгы ярышлардан ул 7 медаль алып кайтты. Шуларның дүртесе - алтын медаль. “Мин үземнең ничә медалем барлыгын санаганым юк, - ди Рамазан. - Иң истә калганы Удмурт Республикасы беренчелегендә яулаган медалем. Миңа ул медаль бик ошый”.
Рамазан Миннебаевның әти-әнисе аңа спорт почмагы булдырган. Медальләр барысы да шунда эленгән. Әлбәттә, бүлмәдә спорт җайланмалары да бик күп. Нинди генә төрләр юк биредә!
“Без спорт комплексына гаилә белән йөрибез, - ди Рамазан. - Анда әти белән көрәшәбез. Көрәшкәндә бер-беребезне кызгану дигән нәрсә юк. Чөнки без келәмдә көндәшләр”.
Авыл Сабантуйларында балалар арасында барган көрәштә Рамазан беренчелекне бирми. Аңа тиңнәр юк. Әтисе кебек тренер булганда, спортның иң авыр төре дә җиңел бирелә. Алар әле футбол да уйный, турнирларда җиңеп чыга.
Рамазан да киләчәктә олимпия чемпионы булырга хыяллана. Аның кумиры Никита Нагорный. Үзенең максатларына таба барганда спортта ирешкән уңышларын социаль челтәргә дә урнаштыра. Үзен блогер дип исәпләми, әмма социаль челтәрләрдә элементларын элә. Рамазанның инде 10 меңләп җанатары бар.
Комментарийлар