16+

Кемгә өстенлек бирелер?

Яңа стадионда, яңа тренер белән. Тәнәфестән соң, футбол сезонының язгы өлеше «Рубин» өчен шулай узачак. 45 мең урынга исәпләнгән заманча мәһабәт футбол стадионында уйный башлау (аны ничек тамашачы белән тутыру - икенче мәсьәлә) сөенечле вакыйга, әлбәттә. Ә менә яңа тренер җитәкчелегендә чыгыш ясауга килгәндә, көенергә дә, сөенергә дә белгән юк....

Кемгә өстенлек бирелер?

Яңа стадионда, яңа тренер белән. Тәнәфестән соң, футбол сезонының язгы өлеше «Рубин» өчен шулай узачак. 45 мең урынга исәпләнгән заманча мәһабәт футбол стадионында уйный башлау (аны ничек тамашачы белән тутыру - икенче мәсьәлә) сөенечле вакыйга, әлбәттә. Ә менә яңа тренер җитәкчелегендә чыгыш ясауга килгәндә, көенергә дә, сөенергә дә белгән юк....

Казан футбол клубы эчендәге каршылыклар быел гына туган вазгыять түгел, тренер белән менеджерлар арасындагы мәнфәгатьләр бәрелеше берничә ел дәвам итә. Республика җитәкчелеге Казан клубын дөнья дәрәҗәсендәге топ-клубка күтәргән Корбан Бердыевка моңарчы зур ышаныч һәм хөрмәт күрсәтеп килде. Хәтерлисездер, моннан ел ярым элек кенә клубның ул чактагы президенты Дмитрий Самаренкин белән Корбан Бердыев вәкаләтләр бүлешә алмагач, остазның отставкага китәчәге турында имеш-мимешләр йөрде. Әмма ул чакта да Бердыев кагылгысызлыгын саклап калды, ә Самаренкинга китәргә туры килде. Тик яңа менеджерлар командасы килү дә клубтагы вазгыятьне уңайландыра алмады. Моңа уенчылар трансферы белән җәнҗаллар да өстәлде. Казан клубын 12 елдан артык җитәкләгән Корбан Беки улының, тренерлык вәкаләтләре белән генә чикләнмичә, уенчылар трансферы өчен дә җаваплылыкны үзенә алуы билгеле.
Өстәвенә, команда бу сезонда ил чемпионатында лаеклы уен күрсәтә алмый. Түземлекнең дә бер чиге була, диләр, шуңа, клубның Попечительләр советы карары белән, Корбан Бердыевның, «Рубин»ның генераль менеджерының һәм вице-президентының отставкага җибәрелүе көтелмәгән адым дип кабул ителергә тиеш түгелдер.
Шунысы гына бераз гаҗәпләндерә: Бердыевны моңа кадәр гел тәнкыйтьләп килгән җанатарларның, футбол белгечләренең бер өлеше отставкадан соң остазны яклаучылар сафына басты. Янәсе, команданың нәтиҗәләре алай ук өметсез түгел, сезон уртасында мондый хәлиткеч адымга барырга кирәкмәс иде. Кайберләре, Бердыевның даһилыгын таныган хәлдә, ул биредә озак тоткарланды, моны вакытында аңлап, үзе китсә әйбәтрәк буласы иде, дип чикләнде. «Рубин» өчен алтын эпоха Бердыев китү белән тәмамлана, клуб тагын икенче дивизионга төшмәгәе, дип хафаланучылар да табылды. Олег Романцев киткәннән соң, Мәскәү «Спартак»ының инде ничә еллар тиешле нәтиҗә күрсәтә алмавын мисал итеп тә китерделәр.
Клуб язмышы өчен чын-чынлап борчылучылар мондый пессимизмга бирелмәс, дип уйлыйм. Беркемнең дә мәңгелек булмавын, озак вакыт идарәнең (спортта бигрәк тә) торгынлыкка китерүен аңларга, командага яңа сулыш өрүдән курыкмаска кирәктер. Англия премьер-лигасы грандларының берсе «Манчестер Юнайтед»ны 26 ел җитәкләү чорында 13 тапкыр ил чемпионы иткән, клуб белән 10 суперкубок откан, ике тапкыр Чемпионнар лигасын буйсындырган һ.б. трофейлар яулаган «озын гомерле тренер» - легендар Алекс Фергюсон да күптән түгел постыннан китте. Аның яше дә зур бит диярсез бәлки. Алайса менә бу мисал: уенчы һәм тренер буларак, «Барселона» (Испания) белән мөмкин булган барлык трофейларны яулаган Хосеп Гвардиола, яшь булуына карамастан, эшендә торгынлык сизелә башлагач, үзе командадан китәргә карар кылды.
Дөнья спорты тәҗрибәсе күрсәткәнчә, зур амбицияле, авыр холыклы, еш кына каршылыклы булган шәхесләр генә мәшһүр остазлар булып таныла. «Рубин»ны беренче дивизион командасыннан дөнья дәрәҗәсендәге клубка әйләндергән Бердыев та моннан чыгарылма түгел. Аның, клубны гына түгел, Татарстанны, башкалабыз Казанны дөнья аренасында танытудагы роле берәүдә дә шик уятмый. Читтә Казан һәм Татарстанны бүген иң элек «Рубин» бренды аша таныйлар бит.
Бердыевның «Рубин» тарихындагы эзен беркем дә сызып ата алмый. Аның чоры иң якты сәхифә булып уелып калды.
Татарстан Президенты, «Рубин»ның Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов, үткән казанышлар белән генә яшәп булмый, алга барырга, клубны үстерергә кирәк, дип саный. Ә бүгенге вазгыять моңа ирек бирми.
«Корбан Бекиевичның һәм Камил Шамилевичның (вице-президент) казанышларын берәү дә киметми. Ләкин клубта соңгы вакытлардагы вазгыятьтән, гаугалардан яхшылык көтәргә кирәкми. Без, үткәндәге казанышлар белән түгел, бүгенге, иртәгәге көн белән яшибез. Клубны реформалаштырырга кирәк. Ул УЕФАның футбол клубларындагы чамадан тыш чыгымнарга контрольлек итүнең финанс кагыйдәләре системасына җавап бирергә тиеш. Вакыт үзгәрә, алга яңа бурычлар куела... Ә Корбан Бекиевич үзен башка урында табар дип ышанам», - дип белдерде Президент.
Попечительләр советының карарына Бердыев контрольлек иткән «Рубин» мәктәбенең үз футболчыларыбызны әзерләмәве дә йогынты ясаган. Топ-хоккей командаларыбыз «Ак Барс» белән «Нефтехимик» хәзер Татарстан хоккей мәктәбендә тәрбияләнгән егетләр белән ныгый барса, «Рубин»да ул сизелми. Татарстан җитәкчесе «Рубин»ның алга таба үсешен республикада аның үз спорт мәктәбен үстерү белән бәйләргә тели. «Кайда безнең үз уенчыларыбыз, кайда үз мәктәбебез? «Ак Барс»та үз мәктәбебездән булган уенчылар бар бит, анда да кайчандыр нульдән башларга туры килгән иде. Футболда да үз мәктәбебез, районнарда футбол стадионнары булу мөһим, үзебездә тәрбияләнгән уенчыларны алга этәрергә кирәк. Сатып алынган уенчылар белән шушындый бюджетка шулай итеп уйнау - оят. Миңа да оят. Миңа дөрес ачуланалар, бу - минем дә җитешсезлек, элегрәк чара күрергә иде. Мин республика өчен җаваплылык тотам, спонсорлар алдында акчаларның максатчан файдалануы өчен җавап бирәм, беркемнең дә артык акчасы юк. «Рубин»ның яңа имиджын формалаштырырга, футбол мәктәбе сәясәтен яңадан карарга кирәк», - дип игълан итте Попечительләр советы рәисе.
Инде хәбәр ителгәнчә, клубта вице-президент вазифасы бетерелә. Ә яңа баш тренерның исеме киләсе елда игълан ителәчәк. Генераль менеджер постына исә «Казан-2013» Башкарма дирекциясе»нең генераль директоры вазифасын башкарган Владимир Леонов билгеләнде. Баш остазга килгәндә, фаразланган кандидатлар арасында Россия һәм чит ил белгечләре булуы мәгълүм. Араларында актив тренерлык эшенә кайтырга теләк белдергән танылган алман тренеры Феликс Магат белән «Барселона» дубленың баш тренеры Эусебио Сакристан да бар, диләр. Форумнарда фикер алышулардан күренгәнчә, күпчелек чит ил тренерларына өстенлек бирә. Төп интриганың чишелешенә күп калмады. Яңа баш тренер уенчыларга гыйнвар аенда тәкъдим ителәчәк. Ә аның «Рубин» тарихында нинди урын аласын бары вакыт кына хәл итә алачак.
Корбан Бердыевка килсәк, аны киләчәктә Россия яки чит ил клубларының берсендә күрү ихтималы зур диләр. Танылган футбол агенты Алексей Сафонов исә: «Бу остаз аерым клубны гына түгел, Россия җыелма командасын җитәкләргә дә сәләтле, әгәр ярты елдан Корбан Бекиевич Капеллоны алмаштырса, гаҗәпләнмәячәкмен», - дип белдерә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading