16+

КХЛ. Яңа сезон

Дистә ел дәвамында «Ак Барс»ның җиңүләренә шулхәтле ияләшеп беттек, безгә елдан-ел яңа үрләр, иң югары баскычлар гына кирәк. Кан исен сизгән ерткыч кебек, җанатарлар яраткан командадан гел беренчелекне таләп итә. Күбебез сезон тәмамлану белән көзгә хәтле хоккейны онытып тора, әмма болары чын җанатарлар түгел инде, алар интернет-форумнарда бәхәсләшә, сезонара уеннарны...

КХЛ. Яңа сезон

Дистә ел дәвамында «Ак Барс»ның җиңүләренә шулхәтле ияләшеп беттек, безгә елдан-ел яңа үрләр, иң югары баскычлар гына кирәк. Кан исен сизгән ерткыч кебек, җанатарлар яраткан командадан гел беренчелекне таләп итә. Күбебез сезон тәмамлану белән көзгә хәтле хоккейны онытып тора, әмма болары чын җанатарлар түгел инде, алар интернет-форумнарда бәхәсләшә, сезонара уеннарны...

Быелгы сезонның башлануын җанатарлар кызыксыну да, борчылу белән дә көтте. Ничә еллар дәвамында «Ак Барс»ның гына түгел, җыелма команданың әйдәп баручы «йолдыз»лары Зарипов белән Морозов кинәт кенә китеп барсыннар әле! Кем ничектер, әмма мин бу ике уенчы да карьераларын нәкъ менә Казанда тәмамлар дип уйлаган идем. Теләсә кем теләсә нәрсә дисен, әмма бу ике уенчының «Ак Барс» өчен эшләгәннәре дә, тулаем республикада хоккейны популярлаштырудагы өлешләре дә бик зур. Кайберәүләр беренче чиратта әлеге дә баягы акча белән бәйләргә тырышыр, янәсе, түләсәң кем дә уйный. Юк шул, кемнәр генә килмәде безгә, кемнәр генә уйнап карамады, күбесе, ни сәбәпледер запаста утырып, эскәмия шомартудан ерак китә алмады. Бер үк Казан бозы иде югыйсә.
Һәр чорның үз кумирлары. Элек ул Бобров, Харламов, Фетисовлар булса, соңгы дистә елга якын аларны Зарипов белән Морозов алмаштырды. Балалар-яшүсмерләр арасында барган Россия беренчелеге уеннарында 25 белән 95 номерларны еш очратам. Һәр команданың үз «Зарипов-Морозовлары» бар! «Ак Барс»ның җиңүләре белән канатланып, күпме малай хоккей белән җенләнеп, тимераякка басты, күпме яшь йөрәккә спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвешенә этәргеч булды ул җиңүләр! Ә бу, ничек кенә әйләндермә, подъезд төбендә сыра шешәсе тотып, тәмәке суыру түгел.
Инде менә кабат яңа сезон. Без яраткан, үз иткән күп кенә уенчылардан башка. Капанен да Казан клубы белән саубуллашкач, «Ак Барс» бөтенләй әйдәүче звеносыз калган иде. Әлеге рольдә киләчәктә кем булыр - бүгенгә кистереп әйтү мөмкин түгел. Океан артыннан әйләнеп кайткан Бурмистровны кабат «барслар» формасында күрү куандыра. Сезонның берничә турында ул үзенең оста уенын күрсәтеп тә өлгерде инде. Ә алда әле безне бик кызыклы һәм киеренке сезон көтә. Гагарин кубогы өчен көрәшкә старт бирелде, хәерле сәгатьтә!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading