16+

КХЛда кызу урак өсте башланды

Континенталь хоккей лигасында 6 айга сузылган регуляр чемпионат тәмам. Монысы әле төп көрәшкә әзерләнү этабы гына иде. Алда безне иң мавыктыргыч, иң хәлиткеч баталия көтә. Көнбатыш конференциясендә плей-офф кичә үк башланып китсә, Татарстан командалары чыгыш ясаган Көнчыгыш конференциядә чирекфинал ярышларына бүген старт бирелә. Иң сөенечлесе шунда: «Ак Барс» та, «Нефтехимик»...

КХЛда кызу урак өсте башланды

Континенталь хоккей лигасында 6 айга сузылган регуляр чемпионат тәмам. Монысы әле төп көрәшкә әзерләнү этабы гына иде. Алда безне иң мавыктыргыч, иң хәлиткеч баталия көтә. Көнбатыш конференциясендә плей-офф кичә үк башланып китсә, Татарстан командалары чыгыш ясаган Көнчыгыш конференциядә чирекфинал ярышларына бүген старт бирелә. Иң сөенечлесе шунда: «Ак Барс» та, «Нефтехимик»...

Континенталь хоккей лигасында 6 айга сузылган регуляр чемпионат тәмам. Монысы әле төп көрәшкә әзерләнү этабы гына иде. Алда безне иң мавыктыргыч, иң хәлиткеч баталия көтә. Көнбатыш конференциясендә плей-офф кичә үк башланып китсә, Татарстан командалары чыгыш ясаган Көнчыгыш конференциядә чирекфинал ярышларына бүген старт бирелә. Иң сөенечлесе шунда: «Ак Барс» та, «Нефтехимик» та беренче уеннарын Татарстан җирендә уздыра. Дөрес, берсе хуҗа, икенчесе кунак ролендә. Регуляр чемпионатны Көнчыгыш конференциясе лидеры булып тәмамлаган «Ак Барс»ның өлешенә сигезенче баскычны биләгән «Нефтехимик» чыкты. Теге яки бу команданың 4 җиңүенә кадәр уйнала торган чирекфинал ничек кенә тәмамланмасын, Татарстан командаларының берсе Гагарин Кубогы өчен көрәшне барыбер дәвам итә булып чыга. Финал баталияләре исә 7 апрельдә башланачак.
Билгеле булганча, хәзерге регламент нигезендә, плей-оффта көрәш финалга кадәр һәр конференциянең үз эчендә бара. КХЛның беренче сезонында плей-офф катнаш система буенча уздырылган иде. Катнаш схеманың уңышлырак булуын хоккейчылар үзләре дә кире какмый. Ике тапкыр Олимпия чемпионы Владимир Петров та бер әңгәмәдә шул хактагы фикерләрен җиткерде. «Төрле конференция вәкилләре бер-берсе белән финалга чыгу өчен көрәшкәндә, кызыклырак та, гаделрәк тә булачак», - дип саный ул. Шулай да легендар хоккейчыны бу юлы иң борчыган мәсьәлә хәлиткеч уеннарның схемасы түгел, ә сезон барышында тренерларның хисапсыз отставкасы булган.
«Бу регуляр чемпионат барышында тренерлар отставкасын санап бетерерлек булмады. Клуб җитәкчеләре тренерларны билгеләгәндә, үз җаваплылыгын аңлап эш итсен иде. Ул вакытта мондый мәгънәсез отставкаларга урын да калмас иде. Ә бүген остазларның хезмәтен тулысынча бәяләү мөмкинлеге дә юк бит. Командаларны чемпионатка бер тренер әзерли, сезон уртасында дилбегә башка остазга тапшырыла», - ди легендар хоккейчы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading