16+

Колин Смит: «Бу стадион башка сыймаслык матч, искиткеч уен күрәчәк»

ФИФА вәкилләре һәм «Россия-2018» оештыру комитеты «Казан-Арена» стадионында Футбол буенча дөнья чемпионатына барган әзерлек эшләре белән танышты.

Колин Смит: «Бу стадион башка сыймаслык матч, искиткеч уен күрәчәк»

ФИФА вәкилләре һәм «Россия-2018» оештыру комитеты «Казан-Арена» стадионында Футбол буенча дөнья чемпионатына барган әзерлек эшләре белән танышты.

«Россия-2018» оештыру комитеты генераль директоры Алексей Сорокин чемпионат буласы һәр шәһәрнең үз кимчелекләре барлыгын әйтеп узды.
- Инспекция вакытында без шәһәр һәм стадионнар торышын тикшерәбез. Бу Конфедерация кубогы алдыннан соңгы тикшерү. Казан безгә яхшы таныш. Без монда Конфедерация кубогына жирәбә уйнаттык. "Казан-Арена" стадионы премьер-лига һәм Европа турнирларын кабул итәргә әзер. Конфедерация кубогы һәм дөнья чемпионаты шулкадәр катлаулы чаралар, бер генә тулысынча әзер стадион юк әле. Чишелмәгән мәсьәләләр күп. Ләкин алар тукталып калырлык түгел. Бу проблемаларны хәл итү өчен без монда җыелдык та инде, - диде Алексей Сорокин.

Ярышлар һәм чаралар оештыру буенча ФИФА департаменты директоры Колин Смит сүзләренчә, Конфедерация кубогы белән чемпионат искиткеч чаралар булачак.
- Кубокгы башланырга 108 көн калды. Бу стадион башка сыймаслык матч, искиткеч уен күрәчәк. Мин һәркемне монда килергә өндим. Сезнең барысын да үз күзегез белән күрер өчен кабатланмас мөмкинлек бар, - диде Колин Смит.

- Алдагы очрашуда әйтелгән бөтен кимчелекләрне бетерергә тырыштык. Жирәбә салу вакытында безгә бәхет елмайды - иң яхшы командалар безгә киләчәк. Спортчылар өчен футбол кырын гына түгел, ә шәһәрне дә уңайлы итеп ясарга тырышабыз, - диде Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.



«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading