16+

Кораллануга караганда тынычлык инициативаларына азрак акча тотыла

Күңелсез вакыйгаларга карамастан, спортның төп миссиясе булып илләрне, халыкларны бер идея тирәсенә берләштерү, дошманлашучы якларны дуслаштыру кала. Бу хакта күптән түгел әңгәмәләренең берсендә Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль секретаре киңәшчесе Вильфрид Лемке да ассызыклап узган иде. Әңгәмәнең кыскартыл­ган вариантын «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим итәбез.

- Дөньяда тынычлык урнаштыруда спорт ничек итеп ярдәм итә ала?
- Моның меңләгән мисалларын китерә алам. Спорт­ның тынычлык урнаштырудагы роленә күпмилләтле Кениядә үзем шаһит булдым. Берничә ел элек биредә сайлаулардан соң массакүләм тәртипсезлекләр башланып, бу этник каршылыклар меңәрләгән корбаннарга китерде. Шул чакта спорт тү­рәләре дошманлашкан төр­кемнәрне тынычландыру өчен, футбол буенча чемпионат оештырды. Турнирда биредә яшәүче барлык этник төркем вәкилләре катнашты. Ярышлар бер командага тупланган уенчыларны, кайсы милләт вәкиле булуына карамастан, бер-берсен хөрмәт итәргә һәм якыннан аралашырга этәрде. Тагын бер кат кабатлап әйтә алам: спорт - төрле катлау, милләт, конфессия вәкилләрен берләштерергә сәләтле көч.
- Сез чыннан да спортны дөньяда этник конфликтларны киметергә ярдәм итә ала дип саныйсызмы?
- Кораллануга тотыла торган чыгымнарыбызны 1 процентка гына кыскартсак та, спортны һәм тынычлыкны ныгытуга йөзләрчә тапкыр күбрәк өлеш кертә алыр идек. Ә бүген әле кораллану чыгымнарына караганда тынычлык инициативаларына бик аз суммалар тотыла. Бу җиңел генә эш­ләнә торган әйбер түгел, билгеле, тырышырга кирәк. Бернәрсә дә эшли алмыйбыз, кешеләр барыбер бер-берсе белән сугышачак, дип кул селтәргә ярамый. Аларны туктату чараларын күрергә кирәк. Без бүген дөньяда барган конфликтларга яңалары өстә­лүен теләмибез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading