16+

Көрәшкә битарафлармы, әллә көрәшчеләре беткәнме?

10 февраля 2025, 13:34
4659
0
0
Уку өчен 4 минут

Кукмарада район чемпионаты узды.

Көрәшкә битарафлармы, әллә көрәшчеләре беткәнме?

Кукмарада район чемпионаты узды.

Район башлыгы призына Кукмарадагы “Батыр” спорткомплексында үткән бәйгедә Марат Кәримуллин белән Олыяздан Илфат Тимергалиевның көрәшү мизгелләре турнирның иң мавыктыргыч минутлары иде дисәм, хата булмас. Әлеге ике көрәшче бил алышканда киеренкелек кульминацион ноктага кадәр күтәрелде. Хәтта иң сабыр, тыйнак спортчыларның берсе булган Илсур Гимадутдиновның (Байлангар), түзеп тора алмыйча, хөкемдарлар өстәле тирәсеннән Олыяз җанатарларына килеп кисәтү ясавын күргәч, табаның чыннан да “кыза” башлавы сизелде. Нәтиҗәдә, Илфат баллар белән җиңеп 80 килограммнан югары авырлыкта чемпион калды. Ә Марат узган ел нәкъ шушы бәйгедә уң кулының сеңерләрен өздергән булган, операция ясаткан. Җирлек данын яклау өчен бүген беренче тапкыр кулына сөлге тотып чыгып, ике көндәшен җиңәргә каян көч алуы турында сорагач, запаста калганы инде, дип җавап бирде ул.

Әлеге турнир күңелле бүләкләнүләрдән башланды. Район башлыгы Сергей Димитриев көрәшчеләрне сәламләгәннән соң, декабрь аенда Татарстан беренчелегендә 3нче урынны алган Илсур Гимадутдинов, Рамиз Исрафилов, Ринат Дәүләтшиннарга, шулай ук республика бәйгесендә икенче урын яулаган Игорь Федотов, Инсаф Миннемуллиннарга акчалата бүләкләр тапшырды. Шушы көннәрдә генә Казанда “Сабантуй” журналы призына 2011-2012 елда туган яшүсмерләр арасында республика чемпионаты үткән иде. Анда безнең районнан катнашкан тугыз көрәшченең дүртесе Кукмарага чемпион исеме белән кайтты. Булачак Сабантуй батырларын исемнәре белән атап үтик әле: Олыяздан Илнар Фәттахов, Ядегәрдән Ильяс Исмәгыйлев, Вахиттән Ленар Егоров, Янилдән Камил Нуретдиновлар алар. Зур Сәрдектән Кәрим Нәҗипов өченче урынны алды. Әлеге мәртәбәле турнирда 53 команда катнашканын да истә тотсаң (Кукмара командасы икенче урында калды), тренерлары Илсур Нәҗмиев, Динар Фәттахов, Марсель Бикмөхәммәтов, Фәнил Исмәгыйловларның хезмәтенә кушылган егетләрнең үтә дә зур үҗәтлеге, җиңүгә омтылышлары инде бу. Әлеге көрәшчеләргә дә бүләкләр тапшырылды.

“Батыр” да көрәш ике келәмдә барды. Старт бирелүгә үк 70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Янил егете, яшүсмерләр арасында республика чемпионы, зурлар арасында Татарстан призеры  Инсаф Гыйльметдинов көндәше Ильяс Фәхрисламовны биш секунд эчендә аркасына салды. Инсаф шикелле тиз арада көндәшен бирелергә мәҗбүр иткән, матур алымнар күрсәткән  Илсур Гимадутдинов, Илфат Тимергалиев, Илнур Гобәйдуллин, Ильяс Гыймадиевларның исемнәрен дә әйтми калмый мөмкин түгел. 

... Әлеге турнирның башыннан алып ахырына кадәр өлкән яшьтәге бер абый көрәшне бик игътибар белән күзәтте. Манзараста яшәүче Ринат абый Гыймадиев булып чыкты. Аның өч оныгы да  Рөстәм, Ильяс, Рамил  бүген биредә иде. Рөстәм белән Ильяс үз үлчәү авырлыкларында призер да булдылар. 
- Малай  һәм яшүсмер чакта нык көрәштем мин, сеңлем, - ди Ринат абый. – Үз гомеремдә бер генә тапкыр җиңелдем: көндәшем янга атты да, кулын җибәрмәде. Ә мин  мәче шикелле елгыр идем, бу юлы ычкына алмадым. Рәттән 13 малайны салган көчле чакларым бар иде. Легендар Миннемулла абый Фәхретдинов Сабантуйда көрәшкәндә, хөрмәт йөзеннән аңа бирелеп, дүртенче батыр булып калдым. Горурланам, оныкларым да миңа ошаганнар. 

Көрәш бәйгесе барганда игътибар итми мөмкин түгел: бары тик 12 җирлектән генә  спортчылар килгән иде. Без инде Өркеш, Нырты, Дусай, Өскебаш, Кәркәвеч якларында яшәүчеләрнең әлеге традицион турнирда булмавына ияләнеп киләбез. Элек данлыклы көрәшчеләре белән дан тоткан Күкшел, Ядегәр төбәкләрендә дә  2007 елда туган һәм аннан өлкәнрәк булган спортчылар булмавына ышанасы килми. Хәтта алда санап үткән һәм тагын башка  җирлек башлыкларының  да бу көнне “Батыр”га  килмәүләре аларның гомумән көрәшкә битараф булганлыгын күрсәтә. Ә бит командалар туплаган очколар җирлекләр арасында бара торган район спартакиадасы өчен дә исәпләнелә.

Үз үлчәү авырлыкларында чемпион булып әлеге көрәшчеләр калды һәм алар 14-15 февральдә Казанда үтәчәк дәрәҗәле турнирда - Муса Җәлил исемендәге татарча көрәш буенча республика чемпионатына бара: Илсур Гимадутдинов, Байлангар (60 кг), Артур Иванов, Түбән Үрәс (65 кг), Инсаф Гыйльметдинов, Янил (70 кг), Владислав Сафаров, Түбән Үрәс, (75) кг, Илфат Тимергалиев, Олыяз (80 кг), Илнур Гөбәйдуллин, Олыяз (85кг), Рамиз Исрафилов, Олыяз, (90 кг), Искәндәр Галимуллин, Байлангар (100 кг), Ринат Дәүләтшин, Олыяз (100дән югары). Аннан да җиңүләр белән кайтсыннар!

Командалар арасында беренчелекне Олыяз спортчылары яулады һәм күчмә Кубокка ия булды.  Алардан өч очко белән калышып Байлангар командасы икенче урында калды. Өченчедә – Түбән Үрәс җирлеге командасы.

Лилия Нургалиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading