16+

Күптән көтелгән җиңү

1 апрельдә Россия премьер-лигасы кысаларында Казанның «Рубин» футбол клубы үз мәйданында Махачкала «Анжи»ын кабул итте.

Күптән көтелгән җиңү

1 апрельдә Россия премьер-лигасы кысаларында Казанның «Рубин» футбол клубы үз мәйданында Махачкала «Анжи»ын кабул итте.

Дөньяның иң яхшы уенчыларының берсе булган Дагыстан командасы капитаны Самюэль Это'О да Казан тамашачылары бәхетенә оста уен күрсәтә алмады. Казан командасының сагы да «Анжи» һөҗүмчеләренә артык мөмкинлек бирмәде бугай. Дөресен әйткәндә, «Рубин» әлеге уенга җитди әзерләнгән. Кызыл футболкалы уенчыларның бер-берсе белән төгәл пас биреп уйнаулары да сокландырды. Алай да беренче тайм голларсыз гына тәмамланды - 0:0.
Икенче тайм башында казанлылар, шактый активлык күрсәтеп, һөҗүмгә күчте. Кунаклар үз капкалары янынарак кысылды. «Рубин» уенчыларының бер-бер артлы ике һөҗүме уендагы бердәнбер голга китерде. Башта Сальваторе Боккетти Владимир Габулов капкасына башы белән гол кертергә маташты, әмма, сакчыларның берсенә эләгеп, туп читкә очты. Икенче мөмкинлекне 50 нче минутта Обафеми Мартинс оста файдаланды. Һөҗүмче, башы белән, тупны капкага юнәлтте - 1:0. Кунаклар, күпме генә тырышсалар да, нәтиҗәле һөҗүм белән җавап бирә алмады. Шулай итеп, тренерыбыз Корбан Бердыев тәҗрибәле элекке Россия җыелмасы, хәзер «Анжи»ның баш тренеры булган Гус Хиддинкны бирелдерде.
Хәзер казанлылар, 61 очко туплап, 6 нчы урында бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading