УНИКС Самарада «Красные Крылья»ны җиңде. Әмма, ПБЛ чемпионатында рәттән икенче тапкыр җиңүләренә дә карамастан, казанлылар регуляр чемпионат нәтиҗәләре буенча бары тик 6 нчы урынга гына дәгъва итә алалар.
13 апрельдә Казанда «Спартак-Приморье»ны җиңгәннән соң, УНИКСка Самараның «Красные Крылья»сы белән булган уенда тагын җиңү теләгән идек. Дөрестән дә, инде зур тәнәфескә үк алар җиңүгә «гариза» биреп куйдылар. Очколар арасы да сизелерлек - 48:32 иде. Шушы 16 очко арасын алар финалга чаклы саклый алдылар. Казанлылар арасында иң нәтиҗәле уенчы булып 22 очко җыйган Владимир Веремеенко табылды.
6 нчы урыннан югарыга менү насыйп булмаса да, УНИКС 8 нче урыннан да аска төшмәячәк инде. 5-8 нче урыннар өчен плей-офф уеннары алдыннан казанлыларның төгәл позициясе 24 апрельдә - Краснодарның «Локомотив-Кубань»ы белән булган уеннан соң ачыкланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар