16+

Көрәшле авыл: Олы Карауҗада батырларны зурладылар (ВИДЕО)

23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күп кенә районнарда баш рольләрдә көрәшчеләр булуы табигый хәл буларак кабул ителде.

Көрәшле авыл: Олы Карауҗада батырларны зурладылар (ВИДЕО)

23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан күп кенә районнарда баш рольләрдә көрәшчеләр булуы табигый хәл буларак кабул ителде.

Узган бәйрәм көнендә иң җылы һәм көрәшле чараларның берсе Яшел Үзән районының Олы Карауҗа авылында узды. Батырлары, пәһлеваннары, Татарстанның, Россиянең спорт осталары, атказанган тренерлары үсеп чыккан бу авыл, чыннан да, мактауга да, соклануга да лаек. Уйлап кына карагыз, Карауҗадан көрәш буенча биш спорт остасы үсеп чыккан, ә Илгиз абый Гайнуллин хәтта Атказанган спорт остасы исеменә ия булган. Фәрит Шәйхетдинов, Госман Хөсәенов, Илшат Камалиев, Ленар Гайнуллин, Илмир Камалиев кебек батырларны да бөтен Татарстан белә. Бүгенге көндә республиканың иң алдынгы көрәшчеләреннән саналган Фәнил Шәйхетдинов, Фирдүс Зәйнуллинның да нәсел җепләре Карауҗага барып тоташа.

Олы Карауҗада узган ял көннәрендә «Без – көрәшче халык» дигән бәйрәм узды. Авыл клубында дүрт сәгать (!) дәвамында чын ир-егетләр көрәш, авыл, үткән һәм киләчәк буын турында сөйләште. Авыл җирлеге башлыгы Марат Минһаҗев “Шәһри Казан” хәбәрчесенә җиткергәнчә, чарага көрәшне яраткан, көрәшкә битараф булмаган авылдашлар җыелган. Ә андыйлар (көрәшкә битарафлар) Карауҗада бармак белән генә санарлык икән.

Карауҗаның көрәш феномены турында бик күп язылды, аерым мәкаләләрдә дә бу хакта еш язабыз, көрәш турындагы китапларга да бер авылның бөтен Татарстанны дер селкетеп торуы турында күп язылды. Ә туган якта очрашу... Анысы инде бөтенләй башка. Монда син, мөгаен, титулларың турында да онытасыңдыр, авылдашларың да сине Фәрит, Илшат, Ленар я, булмаса, Фирдүс, Фәнил, Илмир буларак күбрәк беләдер...

Марат Минһаҗев сөйләгәнчә, әлеге очрашу көрәшчеләрнең чыгышлары һәм концерт номерлары белән үрелеп барган. Хәер, көрәшчеләр – үзләре дә зур талант бит алар. Шуңа да, әйтик, Ленар Гайнуллинның гармунда җырлап җибәрүе бик табигый килеп чыккан.

Әлбәттә, очрашу хатирәләргә бай була. Заманында Карауҗада көрәш җәелеп китүенә сәбәпче булган Фәрит Шәйхетдинов, Госман Хөсәеновлар иң башлангыч мизгелләрне хәтергә төшергән. Берзаман Карауҗаның бөтен малае-егете диярлек Фәрит абый алып барган көрәш түгәрәгенә йөри башлаган. Әнә, бүгенге көндә авылда мулла булып торучы Әдһәм Исмәгыйлев та, җирле мәктәп директоры Илшат Рәхимов та – бар да көрәшчеләр!

Бүгенге көндә биредә көрәш серләренә Илшат Камалиев өйрәтә. Дөрес, заманалар башка, вәзгыять тә башка. Ләкин биредә әле Карауҗаның көрәш дөньясын дер селкетерлек батырлар янәдән үсеп чыгачагына да, көрәш традицияләренең юкка чыкмаячагына да ышаналар.

Ә мондый очрашулар исә бу теләккә бер үрнәк була алыр иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading