16+

Кулдан ычкынган җиңү

Ярославль хоккей командасының инде ике елга якын Казанга килгәне юк иде. Менә быел килделәр һәм җиңү белән кайтып та киттеләр. Исәп - 2:1.

Кулдан ычкынган җиңү

Ярославль хоккей командасының инде ике елга якын Казанга килгәне юк иде. Менә быел килделәр һәм җиңү белән кайтып та киттеләр. Исәп - 2:1.

«Локомотив» башкалабыз «Ак Барс»ы өчен гомер-гомергә принципиаль көндәш булып торды. Аларның очрашулары һәрчак көтелмәгән мизгелләргә бай. Үткән очрашу да моңа искәрмә түгел. Уен барышында ике якның да голлар кертергә мөмкинлекләре зур булса да, исәп минималь булып калды.
Беренче периодта алкалар бөтенләй кертелмәде. Исәпне икенче периодта кунаклар ачты. Казан командасының исәпне тигезләргә, хәтта җиңәргә дә барлык мөмкинлекләре булды. Әмма Морозовның буллит суккандагы сыман капкачыга каршы бергә-бер чыгып та, аны алдый алмавы безнең «Ак Барс»ны уңыштан мәхрүм итте. «Локомотив»ка җиңү китергән соңгы алка уен тәмамлануга нибары бер минут кала «Ак Барс» капкасына озатылды.
PS. Мәгълүм булганча, «Локомотив» командасы, узган елгы фаҗигадән соң, тулысынча яңартылган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading