16+

Легендаларга лаеклы алмаш үсә

"Бик күп икән әле безнең өметле көрәшчеләребез. Кайгырырга урын юк. Алда – Актанышта узучы беренче Президентыбыз кубогына узучы ярышларда бу егетләребезгә зур өметләр баглыйбыз инде..."

Легендаларга лаеклы алмаш үсә

"Бик күп икән әле безнең өметле көрәшчеләребез. Кайгырырга урын юк. Алда – Актанышта узучы беренче Президентыбыз кубогына узучы ярышларда бу егетләребезгә зур өметләр баглыйбыз инде..."

Балтач районының гына түгел, республикабызның да көрәш дөньясында легенда булган, РСФСРның спорт һәм Татарстанның атказанган спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә узучы ярышларыбыз, илебездәге вәзгыятькә бәйле рәвештә, оештыручыларда зур икеләнү тудырган иде. Билгеле, пандемия дигән афәт күпләрнең кесәсенә дә сукты. Бу хәл безнең иганәчеләребезне дә әйләнеп узмады. Шуна да карамастан, “Бөрбаш” җәмгыяте бу юлы барлык чыгымнарны үз өстенә алып, ярышны матур гына уздырып җибәрде. Бәйгегә елдагыча 100гә якын көрәшче килгән иде. Рәхмәтнең иң зуры аның җитәкчесе Рафис Солтановка инде.

Безнең бу бәйгебез ел да авылда зур бәйрәмгә әверелә. Җирлек башлыгы бу көнне авылдашларны да бәйрәм иттерү максатыннан, “Кыш озату” бәйрәмен куя. Шунлыктан, иртә таңнан авыл дәртле музыка астына күмелә, бизәкле атлар урамга чыга. Ярыш узасы мәдәният йорты быел да килүчеләрне кайнар чәй, коймак белән каршы алды. Ачылышына да дәрәҗәле кунаклар – авыл җитәкчеләренең, районыбыз кунакларының, мәрхүмнең бертуган абыйлары Дамир, Рафаэль, Наил Шакировларның килүе яшь көрәшчеләребездә горурлану хисләре уяткандыр, мөгаен. Гомумән, ел да мин үзем дә бу ярышлардан зур канәгатьләнү алып кайтам. Электән көрәшчеләре булган кебек, аның әле дә көрәшчеләрне үз иткән яраткан тамашачысы бар. Ярты залыбыз яшь көрәшчеләр белән тулган булса, яртысында шушы тамашачыларыбыз иде. Бик матур күренеш, билгеле. Алдагы ярышларда, команда беренчелеген чыгарганда, берникадәр аңлашылмаучылыклар килеп чыкканлыктан, бөрбашлылар ярышларын да шәхси беренчелеккә генә уздырырга булганнар. Узган ел яуланган Күчмә кубок та быел тагын аларда калып торды. Ярышларның башында торучылар, моны – үзләренчә, көрәшнең сәхнәдә бер генә келәмдә узуы белән аңлаттылар.

Әкренләп югалган даны кайта Бөрбашның. Киләчәге күренә башлады. Менә дигән малайлар чыгып килә биредә. Бу ярышта да 6 көрәшчеләре призерлар арасына керде. Балтачтан Ринат Хәйретдинов, Смәелдән Альберт Миңнеханов, Кече Лызидан Рамил Зәйнетдинов егетләре дә кимен куймый. Моннан берничә ел элек Кече Лызидан көрәшчеләр чыгар дип, беребезнең төшенә дә кереп карамагындыр әле. Каты көрәштеләр малайларыбыз. 50 килограмм үлчәү авырлыгында мин Бурашов Ислам ачыктан-ачык чемпион калыр дип утырган идем. Елдагы көндәше Смәелдән Газинур Гарипов бу юлы өстенрәк булып чыкты. Танылган көрәшчеләр династиясеннән булган Кәрим Гарифуллинның да көрәше бик матур булды. Бөрбаштан Әлфис Галимов, Сөләйман Насыйбуллиннар көндәшләрен бер-бер артлы келәмгә салып бардылар. Бик күп икән әле безнең өметле көрәшчеләребез. Кайгырырга урын юк. Алда – Актанышта узучы беренче Президентыбыз кубогына узучы ярышларда бу егетләребезгә зур өметләр баглыйбыз инде. 

Бәйгенең җиңүчеләре белән танышыйк: Ибраһим Аймасов /Бөрбаш-26 кг./, Аяз Морадыймов /Бөрбаш-30 кг/, Фариз Гомәров /Нөнәгәр-32 кг/, Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш-36 кг/, Алмаз Камалов /Нөнәгәр-40 кг/, Фәнзил Кәбиров /Арбор-45 кг/, Газинур Гарипов /Смәел-50 кг/, Әлфис Галимов /Бөрбаш-55 кг/, Әмир Гыйльмуллин /Балтач-60 кг/, Рәнис Зарипов /Балтач-65 кг/, Әмир Хәбибуллин /Норма-70 кг/, Рөстәм Хабибрахманов /Яңгул-авыр үлчәүдә/.

Нурзада Сәмигуллин, Балтач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading