16+

Менә көрәш, ичмасам!

Гомер үтә... Алмаз Рәшит улы Нотфуллиннын   арабыздан китүенә   5 ел узып та киткән... Заманында, татарча көрәшне үстерергә  дип мәш килеп йөргән бер чакта, безгә ярдәм кулы сузган җитәкчеләребезнең берсе иде ул. Урыны оҗмахта булсын!

Менә көрәш, ичмасам!

Гомер үтә... Алмаз Рәшит улы Нотфуллиннын   арабыздан китүенә   5 ел узып та киткән... Заманында, татарча көрәшне үстерергә  дип мәш килеп йөргән бер чакта, безгә ярдәм кулы сузган җитәкчеләребезнең берсе иде ул. Урыны оҗмахта булсын!

Үзе исән вакытта, “Юлдаш” җәмгыяте призына  дип, балалар арасында ярышларыбыз оешып та китте. Нишлисен бит, рәхимсез үлем бу шәһесебезне яшьли генә арабыздан алып куйды.          

Менә шуннан соң, районыбыз көрәш федерациясе аның исемен мәңгеләштерү максатыннан, ярышларны аның истәлегенә уздырырыга дигән карарга килде. Билгеле, аның гаиләсе дә бу карарны үз вакытында хуплап күтәреп алды. Ярышларыбыз әлегәчә дәвам итә. Елдан-ел матурлана гына бара.

Быел да менә “Балтач” спорт комплексында аның тормышыннан төрле эпизодларны үз эченә сыештырган бер матур баннер үз урыны тапты. Фотога төшәргә дә яратмаган ул. Шәхси архивны актарына торгач кына, санаулы фотолары килеп чыкты мәрхүмнең. Әйткәнемчә, һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырылган иде ярышлар. Килгән кунаклар, дуслары, чын мәгьнәсендә матур көрәш карап киттеләр бу көнне. Ачылу тантанасын әйтәсенме, җыр-моңы дисеңме, урыннардан кузгата торган көрәшен аласыңмы - бары да бик күп онытылмаслык мизгелләр бүләк итте безгә.

Бик матур булды көрәшебез. Шомара, остара малайларыбыз. Смәел малайлары гомумән шаккатырды бу юлы. Күчмә Кубокны узган елгы  җиңүче Бөрбаш командасыннан хәйран очко аермасы белән үз кулларына төшерделәр. “Аллага шөкер, җирле җитәкчеләребез һәрвакыт малайларыбызны күз уңында тоталар. Һәр җиңүебез алар тарафыннан аерым билгеләп үтелә”, - дип сөенә остазлары Альберт Алимас улы. Чыннан да, бу авылда малайларга караш икенче булгач, стимул да бара. Соңгы елларда көрәш доньясының йолдызларына әйләнеп баралар смәеллеләр.

Икенче урында, Бөрбаш малайлары булса, өченче урынга Норма егетләренең чыгуы безгә тагын бер сөенеч булды. Соңгы вакытта Кече Лызи, Нөнәгәр, Салавыч көрәшчеренең дә күтәрелеп килүе, Чепья, Яңгул, Арбор кебек көчле командаларыбызга көндәшлек китереп чыгара башлады. Дусларыбыз да  онытмый. Салавычтан җирле үзидарә башлыгы Рәмис Латыйпов, Балтачтан Фәнис Шәрипов бүләкләре дә үз хуҗаларын тапты. Айназ Низаметдиновка тапшырды Рәмис үз бүләген. Бөрбаштан Әдел Морадыймов мәрхумнең улы Илназ бүләгенә лаек дип табылды. Ә инде Фәнис Энгел улы бүләгенә абсолют батыр өчен көрәш тә оештырырга туры килде. Бик каты көрәш булды, бу бүләк өчен. Чепьядан Сираҗиев Рөстәм белән Смәелдән Илгизәр Галимуллиннар арасында булды ул. Менә көрәш, ичмасам. Шулай да өстенлекне Рөстәм яулады.

Инде 2003 елгы һәм аннан соңгы елларда туганнар арасындагы 99 көрәшче арасындагы җиңүчеләребезне дә атап узыйк. Ислам Йосыпов /Чепь36 кг./, Ильяс Йосыпов /Чепья-45 кг/, Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш-50 кг/,  Әлфис Галимов /Бөрбаш-55 кг/, Рәнис Зарипов /Балтач-60 кг/, Әдел Фазылҗанов /Норма-65 кг/, Тимур Зайөев /Смәел-70 кг/, Илгизәр Галимуллин /Смәел-75 кг/, Инсаф Хәйруллин /Бөрбаш-80 кг/, Рөстәм Сираҗиев /Чепья-90 кг/, Ранил Габнасыйров /Норма-110 кг/.

Ярышларыбыз тәмам. Ләкин дәвам итә. Киләсе очрашурыбыз Бөрбаш авылында, легендабыз Фидаил Шакиров истәлегенә ярышларда булыр дип, өметләнәбез.

Нурзада Сәмигуллин.Балтач.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X