16+

Мөһим старт әле алда

Трибуналарга иң күп тамашачы җыя торган популяр кышкы спорт төрләре арасында беренчелек хоккейда булса, биатлон ныклы икенче урынны били. Телевизион трансляцияләргә килгәндә, биатлон хәтта хоккей матчларына караганда да популяррак була башлады хәзер. Елына 5 ай гына дәвам иткән биатлон ярышлары сезоны спортның әлеге төренә мөкиббән китүчеләр өчен җитми дә кала...

Мөһим старт әле алда

Трибуналарга иң күп тамашачы җыя торган популяр кышкы спорт төрләре арасында беренчелек хоккейда булса, биатлон ныклы икенче урынны били. Телевизион трансляцияләргә килгәндә, биатлон хәтта хоккей матчларына караганда да популяррак була башлады хәзер. Елына 5 ай гына дәвам иткән биатлон ярышлары сезоны спортның әлеге төренә мөкиббән китүчеләр өчен җитми дә кала...

Быелгы сезон Олимпия сезоны да бит. Бу юлы да дөнья биатлоны йолдызларының Дөнья кубогы - Бәллүр глобус өчен көрәше 9 этаптан торачак. Тик, узганыннан аермалы буларак, бу сезонда соңгы Гран-при этабы Ханты-Мансийскидагы даими «прописка»сын Норвегиядәге Холменколленга алмаштырып тора. Бу Россия җирлегенең яңа сезонда ак Олимпиаданы кабул итүе белән бәйле. Тагын бер яңалык дөнья чемпионатына кагыла. Биатлон буенча дөнья беренчелеге кубок этабы дип саналмаса да, кагыйдә буларак, спортчыларның анда туплаган очколары Дөнья кубогы ярышларының гомуми зачетында исәпкә алына. Ә менә бу сезонда биатлончылар дөнья чемпионы исеме өчен көрәшә алмаячак, чөнки Олимпия сезонында дөнья беренчелеге уздырылмый.
Сочи Олимпиадасы кысаларында 8-22 февраль көннәрендә Красная Полянадагы «Лаура» комплексында узачак биатлон ярышлары тамашачыга чын бәйрәм бүләк итәчәк. Анда биатлон буенча медальләрнең 11 комплекты уйнатылачак. Бу юлы медальләр комплекты моннан дүрт ел элек Ванкуверда узган Олимпиадага караганда бергә артыграк, чөнки Халыкара Олимпия комитетының Башкарма комитеты карары белән, 2014 нче елгы ак Олимпия программасына, тарихта беренче тапкыр буларак, катнаш эстафета кертелде.

Игътибарыгызга 2013/2014 нче сезонда Дөнья кубогы ярышларының календарен тәкъдим итәбез.
1 нче этап - 24.11.13-1.12.13 Эстерсунд (Швеция)
2 нче этап - 6.12.13-8.12.13 Хохфильцен (Австрия)
3 нче этап -12.12.13-15.12.13 Анси (Франция)
4 нче этап - 3.01.14-5.01.14 Оберхоф (Германия)
5 нче этап - 8.01.14-12.01.14 Рупольдинг (Германия)
6 нчы этап - 16.01.14-19.01.14 Антхольц (Италия)
7 нче этап - 6.03.14-9.03.14 Поклюка (Словения)
8 нче этап - 13.03.14-16.03.14 Контиолахти (Финляндия)
9 нчы этап - 20.03.14-23.03.14 Холменколлен (Норвегия)

Олимпия уеннарында биатлон ярышлары программасы:
8 февраль - спринт (ирләр)
9 февраль - спринт (хатын-кызлар)
10 февраль - эзәрлекләү узышлары (ирләр)
11 февраль - эзәрлекләү узышлары (хатын-кызлар)
13 февраль - шәхси узышлар (ирләр)
14 февраль - шәхси узышлар (хатын-кызлар)
16 февраль - масс-старт (ирләр)
17 февраль - масс-старт (хатын-кызлар)
19 февраль - катнаш эстафета
21 февраль - эстафета (хатын-кызлар)
22 февраль - эстафета (ирләр)

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading