Шәһри Казан

Наил Якупов – Россия җыелма командасы капитаны

Россиянең хоккей буенча яшьләр җыелма командасы Дөнья чемпионатына әзерләнә. Быел чемпионат Уфада узачак. Җыелма команда составында өч Татарстан спортчысы да бар, болар - «Ак Барс»тан Альберт Яруллин, «Нефтехимик»тан Наил Якупов һәм «Барс» һөҗүмчесе Владимир Ткачев. Спорт сөючеләр белә булыр, яшьләр җыелма командасы моннан ике ел элек чемпион исеме яулап, озакка...

Реклама

Россиянең хоккей буенча яшьләр җыелма командасы Дөнья чемпионатына әзерләнә. Быел чемпионат Уфада узачак. Җыелма команда составында өч Татарстан спортчысы да бар, болар - «Ак Барс»тан Альберт Яруллин, «Нефтехимик»тан Наил Якупов һәм «Барс» һөҗүмчесе Владимир Ткачев.
Спорт сөючеләр белә булыр, яшьләр җыелма командасы моннан ике ел элек чемпион исеме яулап, озакка сузылган уңышсызлыкка чик куйган иде. Быел нинди уен күрсәтәчәкләрен озакламый үзебез дә күрә алабыз. «Үз өеңдә уйнаганда диварлар да булыша, әмма шул ук вакытта җаваплылык та бик зур. Өйрәнүләр вакытында ничек уйныйбыз, чемпионат барышында да шулай чыгыш ясарга кирәк», - дип белдерде команданың өлкән тренеры Михаил Варнаков. Россиянең хоккей Федерациясе президенты Владислав Третьяк белдергәнчә, егетләргә илнең төп командасы уенчыларыннан үрнәк алырга, коллективта дисциплина булырга тиеш.
Яшьләр җыелма командасының капитаны - якташыбыз Наил Якупов (ул Милли хоккей лигасы драфтының беренче номерлы уенчысы). «Россия данын яклау өчен тырышачакбыз, ватандашларыбызның көч-куәт бирүе безгә нык булышачак», - ди Наил.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: