16+

Нәфис Миңнебаев Мәскәүдә эшли башлады!

Күпләр танылган көрәшче Нәфис Миңнебаевның инстаграмын карап барганда, аның соңгы арада Мәскәүдән хәбәрләр куюын сизгәндер. Әле ниндидер конференцияләрдә чыгыш ясый, әле Мәскәү урамнары буйлап йөгерә, көрәшчеләр белән дә фотога төшеп ала.

Нәфис Миңнебаев Мәскәүдә эшли башлады!

Күпләр танылган көрәшче Нәфис Миңнебаевның инстаграмын карап барганда, аның соңгы арада Мәскәүдән хәбәрләр куюын сизгәндер. Әле ниндидер конференцияләрдә чыгыш ясый, әле Мәскәү урамнары буйлап йөгерә, көрәшчеләр белән дә фотога төшеп ала.

Баксаң, Нәфис Мәскәүгә күчкән икән. Бу хакта ул "ШК" хәбәрчесенә үзе сөйләде:

- Әйе, сентябрь башыннан Мәскәүдә эшли башладым. Мәскәү шәһәре көрәш федерациясе башкарма директоры булып хезмәт итәм. Биредә эшләргә тәкъдим Россия көрәш федерациясеннән булды. Билгеле булганча, Мәскәүдә аерым федерация әле күптән түгел генә эшли башлады. Планнар зурдан. Мәскәүдә татарлар бик күп, Нижгар татарлары да, Татарстаннан, Башкортстаннан күчеп килгән егетләр дә хәйран. Күнегүләр башларга торабыз. Аннан соң Мәскәү чемпионатын уздырасы килә. Ә инде киләсе елдан бөтен яшь категорияләре буенча Мәскәү беренчелекләре үткәрергә планлаштырабыз. Пандемия гына комачауламасын иде. Шулай ук милли спорт төрләре буенча ассамблеядә дә торам, анда милли төрләрне үстерү буенча эш алып барабыз, стратегия дә булдырдык. Аллага шөкер, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр тарафыннан да, спорт министрлыгы тарафыннан да, җирле татарлар ягыннан да аңлау бар, берсенең дә каршы килгәне юк, эшлә дә, эшлә генә.

Гаиләм әлегә Биектауда калды. Эштән киткәндә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин уңышлар теләп калды. Мөмкинлектән файдаланып, алты ел хезмәт куган Биектау районына, халкына, шәхсән Рөстәм Галиулловичка зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Рөстәм Галиуллович эшләргә өйрәтте мине, һәрвакыт үсендереп торды, андый җитәкче кулы астында эшләү чыннан да зур бәхеттер ул. Бик зур рәхмәт!

Нәфиснең үзенә дә уңышлар теләп калабыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading