16+

"Нигә шулай түбән тәгәрәдек соң?.."

Биектауда “Сабантуй” журналы призларына балалар арасында үткән Татарстан беренчелегендә җыелма командабызның 13нче урын белән кайтуы барыбыз өчен дә аяз көнне яшен суккан кебек булды. Мондый зур чигенеш көрәшчеләребез өчен дә, аларның остазлары өчен дә, хәтта җанатарларыбыз өчен дә уйланыр өчен зур җирлек тудырды.

"Нигә шулай түбән тәгәрәдек соң?.."

Биектауда “Сабантуй” журналы призларына балалар арасында үткән Татарстан беренчелегендә җыелма командабызның 13нче урын белән кайтуы барыбыз өчен дә аяз көнне яшен суккан кебек булды. Мондый зур чигенеш көрәшчеләребез өчен дә, аларның остазлары өчен дә, хәтта җанатарларыбыз өчен дә уйланыр өчен зур җирлек тудырды.

Берәүләре кемнәрнедер сүкте, икенче берәүләре кимчелекләрне эзләде, өченчеләре исә, аларны бетерү юлларын эзләде. Районыбызның федерация Советы да тиз арада көрәш тренерларын җыеп, кимчелекләрне бетерү юлларын эзләү максатыннан, зур сөйләшү уздыды. Район башкарма комитеты рәисе, Татарстанның атказанган спорт остасы Айдар Хәйретдинов катнашында узган бу сөйләшүдә барлык җитешсезлекләргә дә ачыклык кертелде, алга таба бурычлар куелды. Шулай да “Татарстан яшьләре” газетасы призына яшүсмерләр арасында узган республика беренчелегендә һәм дә еллык нәтиҗәләр буенча районыбызның дүртенче урыннарны яулавы җаннарыбызда өмет чаткылары уятып җибәрде.

Борчылуларыбыз бәлки урынсыздыр да әле. Системалы алып барабыз бит эшебезне дә, югыйсә. Әнә шулай борчылып, янып-көеп йөргән бер мәлдә, районыбызның “Маяк” җәмгыяте рәисе Хәлил Хаҗиевның үз җирлекләрендә үз призларына малайлар арасында зур бер район ярышын уздыруны гамәлгә кертү үтенече белән чыгуы барлык борчуларыбызны юкка чыгарды да куйды. Советлар чорының 80-90 елларында бары тик шушы күмәк хуҗалык хисабына гына төзелгән, әле ул вакытта республикабызда да үзенә тиңнәр булмаган зур спорткомплекс, торгынлык чорында шактый еллар ябылуда ятып, моннан берничә ел элек кенә капиталь төзекләндерудән соң, ниһаять, үз ишекләрен ачты. Заманча җиһазландырылган “Батыр” спорткомплексында бүгенге көндә нинди генә чаралар узмый. Менә безнең өчен дә бәхет елмайды. Алда торган “Ялкын” журналы призларына сайлап алу ярышлары буларак оештырылган бәйгебезгә, үз көрәшчеләребездән тыш, Чуваш республикасыннан, Киров өлкәсеннән, Әтнә районыннан 120 көрәшче җыйналды. Араларында хәтта урыс малайлары да бар иде. Тагын шунысы куанычлы: балаларны котларга район башлыгы Р.Нотфуллинның, федерация рәисе Ф.Шәриповның, спорт министрыбыз Р.Заһидуллинның, Татарстан көрәш федерацясенең башкарма директоры М.Таһировларның килүе аеруча куанычлы булды. Марсель Шәрипҗан улы хәтта бүләкләр белән килгән иде. Исемле сәгатьләрне һәм Рәхмәт хатларын Фәнзилә Камаловага, Альберт Миннехановка тапшырып, эшләрендә уңышлар теләде.

Гадәттә, халкыбыз “беренче коймак төерле була” дияргә ярата. Беренче ярышыбыз булса да, бернинди төерләрсез, искитмәле югарылыкта узды бәйгебез. Ә иң мөһиме, травмаларсыз булды. Елый-елый көрәште малайларыбыз. Берсенең дә тиз генә бил бирәсе килмәде. Араларында хәтта Россия чемпионнары булса да. Келәмнәребездә бик күп көчләр сыналды. Сыналдылар, ләкин сынмадылар. Көчлеләр җиңделәр, көчсезләр җиңелделәр, тәҗрибәсезләр үзләренә тәҗрибә алдылар. “Сезгә килгән саен, ниндидер бер яңалык китәбез. Рәхмәт сезгә. Ерак араларны да якынайтып, сезгә генә ашкынып торабыз килергә”, - дип саубулаштылар безнең Шыгырдан егетләре. 

Бу урында Хәлил Әгьләмовичка аеруча зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Шыгырдан малайларын ярышлар беткәч тә “кайтыр юлларыгыз ерак әле” дип, сыйлап җибәрде. Менә шундый кунакчыл халык инде бездә. 

Инде җырга-моңга, матур бил алышуларга, сыйлы табыннарга, күләмле бүләкләргә бай бәйгебезнең җиңүчеләре белән таныштырып узыйк. Менә алар - 2007 елда туып, призлы урын яулаган көрәшчеләребез:

29 кг.га кадәр - Азат Галимов /Арбор/, Гадил Гыйззәтуллин /Шеңшеңәр/, Камил Дәүләтшин /Балтач/, Наил Сафиуллин /Пыжмара/.
34 кг.да - Рүзәл Галимуллин /Смәел/, Гадел Хөсәенов /Бөрбаш/, Тимур Гыйләҗиев /Норма/, Ирек Бикбов /Чепья/.
36 кг.да - Ильяр Мөхәммәтшин /Әтнә/, Билал Галимуллин, Ибраһим Аймасов /икесе дә Бөрбаштан/, Самат Хаҗиев /Смәел/.
45 кг.да - Сөләйман Насыйбуллин /Бөрбаш/, Кәрим Гарифуллин /Норма/, Илнур Яфизов /Шыгырдан/, Илназ Гарифуллин /Нөнәгәр/.
50 кг.да - Фәһим Мөхәммәдиев /Смәел/, Әнис Газизуллин /Балтач/, Илназ Галимуллин /Иске Йөрек/, Кәрим Фазылҗанов /Норма/.
55 кг.да - Алмаз Камалов /Нөнәгәр/, Ислам Йосыпов /Чепья/, Сәет Корченкин /Иске Йөрек/, Җәлил Зиннгәтуллин /Смәел/.
60 кг.да - Кәрим Гарипов /Арбор/, Марсел Шаһиәхмәтов /Смәел/, Заһир Низамов /Әтнә/, Аяз Йосыпов /Пыжмара/.
65 кг.да - Айзат Апанов /Салавыч/, Самат Гарифуллин /Норма/, Раяз Гарифуллин /Норма/, Айназ Низаметдинов /Салавыч/.
70 кг.да - Аяз Хәйретдинов, Кәрим Хадиев /икесе дә Балтачтан/, Данил Емелин, Әмир Миннегалиев /икесе дә Смәелдән/.
75 кг.да - Бәхтияр Гарифуллин /Бөрбаш/, Соләйман Галимуллин /Балтач/, Алмаз Шәрифуллин, Инсаф Нәбиев /икесе дә Смәел/.
80 кг.да - Әмир Насретдинов / Әтнә/, Азат Гыйльметдинов /Смәел/, Ильяс Шакиров /Арбор/.
75 кг.да - Раушан Галиев /Шеңшеңәр/, Әмир Йосыпов /Нөнәгәр/, Альмир Файзрахманов /Бөрбаш/, Илназ Гарифуллин /Шеңшеңәр/.

Команда беренчелеген исә Смәел, Бөрбаш, Норма мәктәпләре бүлеште. 

Нурзада Сәмигуллин, Балтач

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading