16+

Олимпиадада катнашмыйбыз дип аптырамадык, БРИКС Уеннары булдырдык...

12-23 июнь көннәрендә Казанда быелгы җәйнең төп халыкара вакыйгасы - БРИКС Уеннары узачак. Нәрсә соң ул БРИКС Уеннары? Ул үз эченә кайсы спорт ярышларын алган?

Олимпиадада катнашмыйбыз дип аптырамадык, БРИКС Уеннары булдырдык...

12-23 июнь көннәрендә Казанда быелгы җәйнең төп халыкара вакыйгасы - БРИКС Уеннары узачак. Нәрсә соң ул БРИКС Уеннары? Ул үз эченә кайсы спорт ярышларын алган?

БРИКС Уеннары – БРИКС икътисади төркемендә катнашучы илләр арасында ел саен берничә спорт төре буенча уздырыла торган ярышлар. Исегезгә төшерәбез: БРИКС – 2006 елдан Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, 2010 елның декабреннән Көньяк Африка, шулай ук 2024 елның 1 гыйнварыннан кушылган Мисыр, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны Корольлеге һәм Эфиопия Республикасыннан торучы дәүләтара берләшмә.

БРИКС Уеннарын, кагыйдә буларак, төркемдә ел дәвамында рәислек итүче ил оештыра. Россиянең БРИКС берләшмәсендәге рәислеге кысаларында, быел Уеннар безнең Казаныбызда үткәрелә. Татарстан башкаласының халыкара зур ярышларны уздыру тәҗрибәсе исә гаять зур. Турнирның төп максаты – тигезлек, дискриминациягә юл куймау һәм спортчыларга ярышларда катнашуга тигез хокук бирү принциплары нигезендә илләр арасындагы дустанә спорт мөнәсәбәтләрен ныгыту.

Париж урынына - Казан
Быелның июлендә Франция башкаласында Җәйге Олимпиада уеннары узачак. Анда Россия җыелмасы булмаячак, санкцияләр белән бәйле рәвештә россиялеләр ярышларга кырыс нейтраль статуста һәм бары тик индивидуаль төрләрдә генә кертелде. Ә Россия аптырап калмады, аңа альтернатив башка Уеннар үткәрергә булды. Шуларның иң зурысы – халыкара БРИКС Уеннары турниры. Әлбәттә, аны Олимпиада белән чагыштырып булмый, шулай да ул спортчыларга, бигрәк тә үзебезнекеләргә үзләрен күрсәтү мөмкинлеген булдыра. Алар өчен ул зур мәгънәгә ия. 

Уеннар
Спортчылар акробатик рок-н-ролл, брейкинг, каратэ, өстәл теннисы, синхрон йөзү, авыр атлетика, футбол, бадминтон, байдарка һәм каноэда ишү, ат спорты, йөзү, спорт көрәше, ушу, шахмат, бокс, ишү спорты, көрәш, суга сикерү, спорт гимнастикасы, фехтование, нәфис гимнастика, билбау көрәше, дзюдо, самбо, җиңел атлетика, теннис, баскетбол ярышларында көч сынашачак. Өч төр ярыш: скейтбординг, пляж гандболы һәм пляж волейболы төшеп калды. Сәбәбе - аларда катнашучылар уеннарның оештыру комитеты планлаштырганга караганда күпкә аз булып чыккан. 

Билетлар
Билет бәяләре – 100-300 сум. БРИКС Уеннарының җиде спорт төре буенча финалга билетлар июнь башында ук беткән. Бадминтон, бокс, өстәл теннисы, суга сикерү, синхрон йөзү, спорт һәм нәфис гимнастика буенча финал ярышларына барлык урыннар сатып алынган.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, БРИКС илләре Уеннары Киләчәк уеннарының уңышын арттыра алган. Соңгысы Казанда быелның февраль-март айларында узды. Ул вакытта турнир башланырга ике атна кала "Роботлар көрәше" дисциплиналарында һәм Dota2 турнирында финалга билетлар сатып бетерелгән иде.
Җанатарларга уңайлы булсын өчен Уеннарның билет программасы буенча юл күрсәткече барлыкка килде. Анда тамашачылар өчен кирәкле бөтен мәгълүмат җыелган.
Билетларны БРИКС Уеннарының рәсми сайтында яки kassir.ru турнирының рәсми партнеры сайтыннан алырга мөмкин.
БРИКС Уеннарын «Матч ТВ» телеканалы аша карарга мөмкин булачак. 
Ә Уеннарының гимнын Лев Лещенко башкарачак. Уеннарның рәсми җыры "Чемпион 1" Filatov & Karas төркеме композициясе булды. Россиянең халык артисты трек кушымтасын башкарачак.
БРИКС Уеннарының ябылу тантанасы исә Сабантуе белән берләштереләчәк.

Бүләкләр
Россия Спорт министрлыгы карары нигезендә, ярышларда җиңүчеләргә 358,4 мең сум түләү планлаштырыла, көмеш медаль өчен спортчылар 179,2 мең сум, бронза медаль өчен 107,5 мең сум алачак.
Спортчыларның тренерларына алтын медаль өчен 171,5 мең, көмеш медаль өчен - 85,5 мең, бронза өчен 51,2 мең түләргә планлаштырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading