16+

Олимпия медале күпме тора?

Сочи Олимпиадасы чемпионы исемен яулаган Россия спортчылары дәүләт казнасыннан дүртәр миллион сум премияләр алачак. Көмеш призерларга - 2,5 әр миллион сум, бронза призерларга исә 1,7шәр миллион сум түләнәчәк. Күптән түгел ил Хөкүмәте башлыгының шул хактагы карары дөнья күрде. Спорт төрләре буенча ил җыелма командаларының тренерлары һәм белгечләрен акчалата бүләкләү күләме...

Сочи Олимпиадасы чемпионы исемен яулаган Россия спортчылары дәүләт казнасыннан дүртәр миллион сум премияләр алачак. Көмеш призерларга - 2,5 әр миллион сум, бронза призерларга исә 1,7шәр миллион сум түләнәчәк. Күптән түгел ил Хөкүмәте башлыгының шул хактагы карары дөнья күрде. Спорт төрләре буенча ил җыелма командаларының тренерлары һәм белгечләрен акчалата бүләкләү күләме Россия Финанс министрлыгы белән килештерелгән тәртиптә Спорт министрлыгы тарафыннан билгеләнә, диелә.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, спортчылар, моннан тыш, үз төрләре караган федерацияләрдән, үзләрен тәкъдим иткән төбәкләрдән, шәхси спонсорлардан бүләкләргә өмет итә ала.
Моннан дүрт ел элек узган Ванкувер Олимпиадасында да Россия чемпионнарына казнадан дүртәр миллион сум премия каралган иде. Көмеш медаль ияләренә - 2,5әр миллион, бронза призерларга 1,7 шәр миллион сум тапшырылды. Боларга өстәп, Олимпиячеләргә ярдәм фондыннан геройларның һәркайсына затлы автомобильләр тапшырылды. Алтын медаль ияләре - Audi Q7, көмеш медаль ияләре - Audi Q5, бронза призерлар Audi А4 алды. Моннан тыш, спортчылар Швейцариядә җитештерелгән кул сәгатьләренә дә ия булды. Дөрес, 2010 елда безнең спортчылар бик тыйнак нәтиҗәләр күрсәтте - нибары 3 алтын, 5 көмеш, 7 бронза медаль белән генә күңелне бераз күтәрә алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading