16+

Осталык шаянлыктамы, әллә тыйнаклыктамы?

Спорт йолдызларын кайсы сыйфатлар күбрәк таныта - тыйнаклыкмы яки шаянлыкмы? Бу сорау урынсыз, тыйнаклык заманнары күптән артта калды инде, дияр кайберәүләр. Әмма Россия биатлончылары мисалында әлеге фикернең ялгыш булуын исбатлар идем. Безнең ирләр һәм хатын-кызлар биатлон җыелма командаларының тренерлар штабыннан алып спортчыларына кадәр, башка илләр фонында җитдилекләре һәм тыйнаклыклары белән...

Осталык шаянлыктамы, әллә тыйнаклыктамы?

Спорт йолдызларын кайсы сыйфатлар күбрәк таныта - тыйнаклыкмы яки шаянлыкмы? Бу сорау урынсыз, тыйнаклык заманнары күптән артта калды инде, дияр кайберәүләр. Әмма Россия биатлончылары мисалында әлеге фикернең ялгыш булуын исбатлар идем. Безнең ирләр һәм хатын-кызлар биатлон җыелма командаларының тренерлар штабыннан алып спортчыларына кадәр, башка илләр фонында җитдилекләре һәм тыйнаклыклары белән...

Спорт йолдызларын кайсы сыйфатлар күбрәк таныта - тыйнаклыкмы яки шаянлыкмы? Бу сорау урынсыз, тыйнаклык заманнары күптән артта калды инде, дияр кайберәүләр. Әмма Россия биатлончылары мисалында әлеге фикернең ялгыш булуын исбатлар идем. Безнең ирләр һәм хатын-кызлар биатлон җыелма командаларының тренерлар штабыннан алып спортчыларына кадәр, башка илләр фонында җитдилекләре һәм тыйнаклыклары белән аерылып тора.
Хәтта кирәгеннән артык та дияр идем. Бәлки бу әлеге спорт төрендә дисциплинаның шулай катгый куелуыннан, тренерларның күбесе совет чорында чыныгу алган шәхесләр булуыннан да киләдер. Безнең команда вәкилләре сүзгә дә саранрак, шатланырлык җитди сәбәп булмый торып артык елмаюны да кирәк тапмый. Европа илләренең кайбер шаян спортчылары белән чагыштырганда, аерманың никадәр зур булуы ачык күренә. Әмма спорттагы казанышларыннан тыш, безнең биатлончыларны нәкъ менә шул тыйнаклыклары бизи дә инде. Аларны менә шундый булган өчен яратабыз да. Җор телле һәм коллегаларыннан көләргә җаен табып кына торган Норвегия биатлончылары Эмиль Свендсен яки Тарьей Бе, урынына куеп карагыз безнең Антон Шипулин, Евгений Устюгов, Дмитрий Малышколарны? Бөтенләй мәзәк тоелыр иде.
Моннан берничә ел элек Ханты-Мансийскида Дөнья кубогы ярышларында Свендсен белән Бе коллегалары Светлана Слепцованың автомобилен шаярып «урлап», безнең биатлончы кызны чынлап куркуга калдырган иде. Бу икәү сезон саен елның бизәге булырдай «мөгез» чыгарып тора.
Сезонга әзерлек алдыннан Свендсен белән бәйле тагын бер көлкеле хәл Интернет җәмәгатьчелекне гөрләтеп алды.
Дөрес, әлеге көлкеле акцияне турыдан-туры Эмиль үзе түгел, ә аның җиңел кулыннан, спонсоры оештырган булып чыкты. Норвегия биатлончысының буш вакытларында мәгълүм бер шампунь маркасын рекламалавы билгеле. Спортчының спонсоры шул шампунь белән чәч юганда төшкән иң яхшы рәсемгә бәйге игълан иткән. Җиңүчене, әлбәттә, спорт йолдызы белән вертолетта сәяхәт көткән. Яраткан биатлончылары белән очрашу мөмкинлеге чыгудан, беренче чиратта, аның тугры җанатарлары булган кызлар файдаланып калырга теләгәндер инде. Тик көтмәгәндә-уйламаганда бу бәхет Свендсенның трассадагы төп көндәше Мартен Фуркадка елмайган. Франция биатлончысы «мөгез чыгарырга» яраткан коллегасына үз алымы белән җавап кайтарырга уйлаган, күрәсең.
«Мин Свендсен белән сәяхәтне отып карамакчы булам әле. Ул миңа спринтта ничек җиңәргә икәнен өйрәтмәсме, ә мин аңа ничек итеп Дөнья кубогы ярышлары лидерының сары майкасына ия булу серләрен төшендерермен. Миңа аның белән көрәшү һәрчак ошый», - дип яза Твиттерында соңгы ике сезонда Дөнья кубогын откан Фуркад. «Кызлар катнашындагы реклама фотолары миңа күбрәк ошый, ләкин Мартенның «иҗат җимеше» дә мактауга лаек, шуңа җиңүче итеп кемне сайларга дип башны озак ватарга туры килмәде», - ди Свендсен.
Ике биатлон йолдызының вертолеттагы сәяхәте хакында Норвегиянең TV2 телеканалы кызыклы репортаж да әзерләгән.
Формаль булмаган шартларда узган бу кызыклы очрашуның кайсы спортчыга күбрәк бонуслар китерүен сезон азагында күрербез инде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading