16+

Президентның сабыр канатлары сынды

«Рубин»дагы эчке каршылыклар клуб белән идарәгә яңа менеджерлар командасы килгәч тә тынмады. Алар уңышлы булачак дип ышандырган ребрединг та барып чыкмады, трибуналарга тамашачы килү дә кимеде, команданың эчке чемпионаттагы уены да бу сезонда канәгатьләндерми, өстәвенә кайбер уенчылар канәгатьсезлекләрен матбугат аша киң җәмәгатьчелеккә чыгара башлады.

Моңа кадәр булган каршылыкларны җайлап килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да сабыр канатлары сынды бугай.
Шушы көннәрдә генә журналистлар белән булган очрашуда ул «Рубин»дагы вазгыятьне көчле тәнкыйть утына тотып, вәкаләтләрен тиешенчә башкармаган затларны командадан җибәрергә вәгъдә итте.
«Алга таба шулай уйнасалар, бөтенесен куачакбыз, бу - мәсхәрә. «Рубин» белән бәйле кешеләр дә, уенчылар да - сүзем юк. Шундый акчаларга шушылай уйнау аларга ничек оят түгел икән. Хезмәт хакы түләнә, барлык мәсьәләләр дә хәл ителә. Шәхси мөнәсәбәтләрне ачыклауны үзәккә куялар. Акча аласыңмы, уйнарга кирәк, контракт бар. Безнең артык акчабыз юк, «Рубин»ны безнең үтенеч буенча, иганәчеләр карап тота. Корбан Бекиевичка да, калганнарга да уйланырга вакыт», - дип белдерде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading